Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәнгать тамашачының зәвыгын формалаштыру кодрәтенә ия" (тыйнак җырчы популярлык казана аламы?)

Тыйнак җырчы популярлык казана аламы, дигән сорау куя "Якты юл" басмасы журналисты Гүзәл Мәрдәнова һәм Ришат Төхвәтуллин концертыннан алган тәэсирләре турында яза. Элек-электән тыйнаклыгы, үзенчәлекле моңы белән аерылып торган татар эстрадасының көннән-көн түбән тәгәрәгәнен, үз йөзен югалта баруын заман шаукымы, яңа буын вәкилләренең зәвык таләбе белән аңлатырга өйрәнеп беттек. Кызларның сәхнәгә ярымшәрә яки үтә күренмәле киемнән, егетләрнең тишек джинс чалбар, үзләре дә тәрҗемәсен белми торган язулы футболка киеп чыгуы, сикерә-сикерә оятсыз такмаклар көйләве (аларның күбесен «җыр» дип атарга хәтта тел дә әйләнми), әбиләребез әйтмешли, «тозсыз» мәзәк сөйләп кеше көлдерүе тамашачы теләгенә буйсынып эшләнә дип акланабыз. Янәсе, заман белән бергә атларга кирәк, яңа гасырда, элеккечә, костюм-чалбар киеп, моңлы җырлар җырлап кына әлләни майтаралмассың; залдагы халык ни көтә – шуны күрсәтергә кирәк, шул вакытта гына син алкышларга күмеләчәксен. Тик бу юлның бик җайлы, тапталган, әмма упкынга таба илтүче юл икәнен, кызганычка, онытып җибәрәбез. Ә бит чынлыкта сәнгать – халык массасының сукыр бер иярчене түгел, киресенчә, тамашачының зәвыгын формалаштыру кодрәтенә ия бөек көч ул! Ләкин шушы юнәлешне сайласаң, юлны үзеңә ярып барырга туры киләчәк, һәм бу эшкә, курыкмыйча, чын мәгънәсендә талантка ия кешеләр генә тотынырга сәләтле. Сүзем – шундый талантлы яшь егетләрнең берсе – «Болгар» радиосы Милли музыкаль премиясенең «Ел җырчысы» номинациясендә җиңү яулаган Ришат Төхвәтуллин турында. Оят булса да, әйтергә туры килә: Ришат концертына беренче баруым. Узганында билет җитмәгәч, бу юлы, Ришат кабат килә дигәнне ишеткәч тә, кырык эшне кырык якка ташлап, кассага йөгердем. Ике айлап вакыт бик озак үтте, концертны зур түземсезлек һәм якты өметләр белән көттем. Ниһаять, тәгаенләнгән көн килеп җитте, һәм өметләрем тулысынча акланып кына калмады, хис-кичерешләрем көткәннән күпкә артык булды: мин бүген рәхәтләнеп ял иттем, рухи азык алып, җаным чистарып кайттым. ...Сәхнәгә ыспай киенгән Ришат чыкты. Халык шунда ук аны дәррәү алкышларга күмде. Моңлы җырын сузып җибәрүгә үк җанга ниндидер аңлатып булмаслык рәхәтлек иңде һәм, тәннең һәрбер күзәнәгенә таралып, бар булмышны биләп алды. Бу илаһи халәт концертның буеннан-буена дәвам итте, югалмыйча, һәрбер яңа җыр белән арта барып, чын татар моңы киңлекләрендә йөздерде... Ярты концерт үткәч кенә игътибар иттем: Ришат җырлаганда, янында сәхнә буйлап йөгерүче бернинди биючеләр дә, нәфис аякларын селкетеп торучы зифа буйлы бэк-вокалисткалар да юк икән. Һәм иң мөһиме – алар егеткә кирәк тә түгел. Ул искиткеч тавышы белән сәхнәне берүзе тутыра, янына тагын кемдер чыкса, бөтенлекне җимереп, бу бәллүр аһәңне челпәрәмә китереп ватар төсле тоела... Концертның беренче өлеше татар халык көйләренә бай булды. Ришат үзе белән алып килгән җырчы кыз Алия Карачурина да бик талантлы, тавышы, кем әйтмешли, сандугачларны көнләштерерлек. Кыз аерым да җырлады, Ришат белән башкарган дуэтлары да бик килешле чыкты. Баянчы егет Руслан Мөхәммәдиевнең баянда татар көйләреннән өздерепләр тезмә уйнавы җанга май булып ятты. Ришат үзе дә, баянда уйнап, тамашачыны шаккатырырга өлгерде. Ә «Казан сөлгесе» җырына куелган мини-спектакль концертның үзенчәлекле якты бер бизәге булды, бик җылы кабул ителде. Димәк, татар халык җырлары, элекке озын көйләр дә тамашачы күңеленә хуш килә, бары тик аларны җиренә җиткереп башкарып чыга алырдай сәләтең генә булсын! Моңлы татар рухын саклаган хәлдә, тамаша заманча төстә, биюләр һәм ритмлы җырлар белән үрелеп барды. Алар арасында яңалары да, халык инде үз итеп өлгергәннәре дә бар иде. Залны шыгрым тутырып килгән тамашачы тартынып тормады, яраткан җырчысына кушылып җырлады, рәхәтләнеп флэш-мобта да катнашты – халыкчанлыкны заманчалык белән оста үреп оештырган бу концертта беркем дә моңаеп утырмады. Кичә барышында тамашачылар сәхнәгә берничә язу куйды. Аларның берсендә туган көн белән котларга сораганнар иде – Ришат шунда ук матур теләкләрен әйтте, икенчесендә исә «Тулган аем» җырын ишетәсе килү теләге язылган иде. Кич буе тере тавыш белән тамашачыны авызына каратып торган җырчы ялындырып тормады, ул җырны бүгенгә әзерләмәгән идек дип, аны акапелло рәвешендә сузып та җибәрде. (Йөгереп чыккан баянчы аңа тиз арада кушылып китте.) Моны көтмәгән тамашачы, җыр беткәч, соклануыннан, егеткә кайнар алкышларын жәлләмәде. Нәкъ шундый хәлгә моңа хәтле дә юлыккан бар иде. Ул вакытта сәхнә тоткан берәү, шулай ук, ул җырны бүгенгә әзерләмәгән идек, дип әйтте дә... икенче концертыбызда җырларбыз, дип йомгаклап та куйды. Фонограммага гына авыз ачып торгач, тагын нәрсә дисен инде ул мескен? Алып баручылар турында да бер-ике сүз әйтми булдыралмыйм. Концертка җиткән кызым белән килдек. Гадәттә, сәхнәгә алып баручы чыга башлауга ук, ни сөйләр микән инде, оятсыз мәзәкләр сиптермәсә ярар иде дип кот очып тора. Ә бүген миңа кызарырга туры килмәде: Сөмбелә белән Рөстәм кичәне бик күңелле итеп алып бардылар, шул ук вакытта барысы да тыйнак һәм зәвыклы иде, моның өчен аларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Тамашадан соң хәзерге заманда бик популяр булган фотосессия үткәрелде. Сөендергәне шул: фотога төшәргә дип, Ришатны көтеп торучыларның күпчелеге яшь кызлар иде – димәк, җырчының иҗаты яшьләргә дә якын, алар да тыйнак татар моңын үз итә! Җырчы чыгып, һәр теләгән кеше белән фотога төште. Аның йөзендә бер ризасызлык төсмере чагылмады, гүя дистәләгән кеше белән фотога төшү аның үзенә бер рәхәтлек бирә иде. Ул һәркем белән ипләп сөйләште, һәрберсенә ихлас елмайды, һәрберсен конвейердагы чираттагы фотога төшүче дип түгел, ә аерым бер яраткан тамашачысы итеп кабул итте. Йолдыз чире дигән нәрсә егеткә бөтенләй ят булып чыкты, һәм моның белән ул тамашачының үзенә карата булган хөрмәтен тагын да арттырды. Концерт барышында Ришат бик мәгънәле сүзләр әйтте: «Остазларым мине: тамашачы, кирәк икән – күтәрә дә, кирәк икән – төшерә дә, дип өйрәттеләр, – диде. – Рәхмәт сезгә, тамашачыларым, мондый биеклекләргә күтәргәнегез өчен!» – дип, үзенең тирән хисләрен белдерде. Тукай районында «Якты юл» газетасы нәшер ителүен белгәч, Ришат укучыларыбызга түбәндәге теләкләрен юллады: "Гасырлар дәвамында сакланган гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, халкыбыз бердәм булып, матур итеп, җыр-моң белән яшәргә насыйп булсын. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Барлык тукайлыларга исәнлек-саулык телисем килә, юлларыгызда бәхетләр юлдаш булса иде", – диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев