Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәнгать - мәңгелек идеал эзләү юлы

«Театр никадәр өлкәнрәк һәм борынгырак булган саен, аның рухы, эчке дөньясы да шулкадәр баерак була. Рухи байлыгын бүгенге көндә дә югалтмавы белән дан тота ул». Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинның  әлеге фикере  В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрына кагыла.

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕН БАРЛАГАНДА...

Казан рус театрының чишмә башы XVIII гасырга барып тоташа. Күпмилләтле республикабызда Качалов театры рус театраль мохитенең үзәген тәшкил итә. Ике гасырлык чал тарихка ия театр тамашачы тарафыннан һәрвакыт җылы кабул ителә, профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан югары бәяләнә. Төрле жанрларны колачлаган труппаны Россия киңлекләрендә генә түгел, чит илләрдә дә таныйлар...

1791 елда Казан губернаторы С.М.Баратаев инициативасы белән «публичный театр»  барлыкка килә. Шәһәр үзәгендә урнашкан Воскресенский урамында махсус арендага алынган бинада даими рәвештә тамашалар күрсәтелә башлый. 1802 елда алпавыт П.П. Есипов ярдәмендә шәһәрдә агачтан театр бинасы торгызыла. Биредә ирекле һәм крепостной крестьяннардан торган берничә труппа төзелә. 1836 елда театрда Щепкин «Ревизор» әсәрен сәхнәләштерә. Үзе үк шәһәр башлыгы ролен дә башкара. Шул елларда ук Казан театрын Мәскәү, Петербург император театрлары дәрәҗәсе белән чагыштыра башлыйлар. 1852 елда шәһәр хакимияте рус театры өчен таш бина салдыра. Үз заманы өчен техник яктан баетылган, Россиянең башка театрларыннан һич кенә дә калышмаган театр була ул. Әмма 1919 елгы янгын шәһәр театрын юк итә. Драма труппасы Зур театр бинасына күчерелә. Театр тарихы сәхифәләрен барлаганда, 1939-1957 елларда коллективның иң көчле сәнгать труппаларының берсенә әверелүен күрәбез. 1948 елда театр СССРның халык артисты Василий Качалов исеме белән атала башлый. Качалов үзенең иҗат юлын нәкъ менә шушы коллективта башлаган була да инде. 2005 елда театрның фойе-атриумында Качаловка һәйкәл дә куела. 2014 елның көзендә тарихи театр бинасында тулы масштаблы  төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Театрның алыштыргысыз җитәкчесе, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Славутский 1994 елда театрга режиссер итеп билгеләнә, 2007 елдан исә театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры булып эшли. Аның авторлык театры югары профессионализмы, режиссер фикеренең үзенчәлеге белән аерылып тора. Ә инде Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР дәүләт премиясе лауреаты Александр Патраков белән күпьеллык иҗади хезмәттәшлеге режиссер уйларының төгәл  гәүдәләнешен һәм сценографиянең камиллеген тәэмин итә. Үз иҗатында А.Славутский чәчрәп торган тамашага, ирониягә һәм техник камиллеккә корылган Вахтангов театры мәктәбенә таяна, шул ук вакытта залны бәян ителгән хәлдән көләргә дә, еларга да, хисләндерергә дә  сәләтле ул. Труппаның репертуарында 25кә якын спектакль бар. Сәхнә әсәрләре Төп сәхнәдә дә, Кече сәхнәдә дә куела. Театрның иң зур байлыгы – әлбәттә, анда иҗат итүче талантлы артистлар. Театр белгечләре раславынча, труппа әйбәт иҗади формада, аның куәтле потенциалы һәм якты шәхесләрдән гыйбарәт бердәм актерлар ансамбле бар.  Шундыйлардан Россия һәм Татарстанның халык артистлары, Г.Тукай премиясе лауреатлары Светлана Романова белән Геннадий Прытков, Россия һәм  Татарстанның халык артисты Вадим Кешнер һ.б. атап үтәргә мөмкин.Театрда булдыклы яшьләр күп. Аларның энергиясе өлкән актерларның тәҗрибәсе һәм осталыгы белән кушылып, шактый катлаулы куелышларны гамәлгә ашырырга да мөмкинлек бирә. Тамашачылар  музыкаль спектакльләргә яратып  йөри. Аларны куяр өчен, театрда махсус инструменталь төркем булдырылган, хореограф һәм хормейстер эшли. Һәммә спектакльләр дә чын музыкаль  аккомпанемент һәм җанлы вокал белән үрелеп алып барыла.

СӘНГАТЬ – МӘҢГЕЛЕК ИДЕАЛ ЭЗЛӘҮ ЮЛЫ УЛ

Илья СЛАВУТСКИЙ, Татарстанның атказанган артисты: – Актер театрда хезмәт итә, элек заманнарда шулай дип әйтә торган булганнар. Бу – хәзер дә шулай. Театрда мин «сәхнәгә чыгып эшләдең дә, өйгә кайтып киттең»  дигән фикер белән килгән кешеләрне кабул итә алмыйм. Сәнгатькә акча эшләү  һәм үз-үзеңә соклану максаты белән килергә ярамый. Сәнгать белән бәйләнеш югары идеалларга, ихласлык, гаделлек, миһербанлыкка нигезләнә. Явыз кеше иҗатчы була алмый. Аның калебе саф, ә менә холкы төрлечә булырга мөмкин... Шәхсән мин үз-үземә карата кырыс. Коллегаларыма карата да. Актер  бөтен барлыгы белән иҗатчы булырга тиеш. Үз эшен 200, 300 процентка башкарырга бурычлы ул. Булдыра алмыйсың икән – театр синең урының түгел.  Син сәнгатькә яраксыз дигән сүз... Мин – идеалист. Перфекционист. Бәлкем артыгы белән перфекционисттыр. Башкача була алмый, чөнки сәнгать – мәңгелек идеал эзләү юлы ул.

Айдар ХИСАМИЕВ, В.Качалов театрының тамашачы җыю һәм маркетинг буенча директор урынбасары: - Мин бу театрда ике ел эшлим. Безнең коллектив искиткеч, бинабыз  үзенчәлекле. Шәхсән үзем театрда тамашачы җыю җәһәтеннән җаваплы кеше. Аллага шөкер, безгә халык яратып йөри, залларыбыз һәрвакыт тулы. Һәр ел саен дәүләт планын 95 процентка тутырып үтәп барабыз. Шунысы куанычлы: биредә үз эшенең осталары җыелган, һәркем үзенә куйган бурычны төгәл үти. Соңгы елларда администрация төркеме аеруча нәтиҗәле эш алып бара. Спектакльләребезне карарга төрле буын вәкилләре йөри. Академик театр булгач, төрле жанрлардагы әсәрләр белән танышып барырга мөмкин. Тамашачылар арасында яшь буын вәкилләренең булуы да безнең өчен куаныч. Студентлар, эшче яшьләр безгә килеп үзләренә рухи азык алып китәләр. Театрыбызны ял итү, танышу, очрашу урыны итеп кабул итә башладылар. Югары сәнгатьнең һәркемгә дә кызыклы һәм аңлаешлы икәнен тамашачыбыз яхшы аңлый.

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстанның халык артисты:

- Качалов театры – Россиянең иң өлкән театрларыннан берсе. Аның  сәхнәсендә бөек артистлар Василий Качалов, Михаил Жаровларның иҗат иткәнен атап китә алабыз. Алар – Россия, дөнья күләмендә танылган бөек рус артистлары. Студент вакытыннан ук бу театрга хөрмәтем зур иде. Үзем театр училищесының рус бүлегендә укыгач, анда эшләргә тиеш булган артист идем мин. Һәрхәлдә, анда миңа студент чагымда (күмәк күренешләрдә уйнаганда) берничә режиссер белән очрашырга туры килде. Алар шул вакытта да рус, дөнья классикасына мөрәҗәгать итеп, сыйфатлы спектакльләр куялар, халык та зал тутырып тамашаларга йөри иде. В.Качалов исемендәге театрга хас нәрсә – ул чын театр. Рухи, театраль яктан да, аның үзенең эчке мохите, дөньясы, үз атмосферасы. Борынгыдан килгән рух үзен сиздерә, күрәсең. Театр никадәр өлкәнрәк һәм борынгырак булган саен, аның рухы, эчке дөньясы да шулкадәр баерак була. Рухи байлыгын бүгенге көндә дә югалтмавы белән дан тота. Яңа берәгәйле спектакльләр сәхнәгә куела. Театр башкалардан мөстәкыйльлеге белән дә аерылып тора. Мин анда килешү буенча эшкә килгәч, бер нәрсәгә игътибар иттем: иҗади коллектив үзара ярдәм итешеп, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Ике ел эчендә мин анда иҗади яктан үсеш кичердем. Әйткәнемчә, үзара ярдәмләшү, иҗатка, сәнгатькә, театрга карата зур игътибар бар. Күп нәрсә җитәкчедән дә тора. А.Славутский театр өчен үлеп тора,  артистларның матди ягын кайгырту белән бергә, рухи якны да онытмый. Минем фикеремчә, Качалов театрында иҗат итүче бөтен артистлар да бик бәхетле!


27 ноябрь көнне В.Качалов исемен горур йөрткән сәнгать әхрамының 225 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә оештырыла. Казанның рус театры сәхнәсендә качаловчылар  төрле елларда куелган спектакльләреннән өзекләр тәкъдим итә, тарихларын барлый... Бәйрәм чарасында Татарстан җитәкчелеге, Казан театрларыннан коллегалары, шулай ук В.Качаловның оныклары – профессор, театр белгече  Алексей Бартошевич һәм Мария Шверубович, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесы ректоры, профессор Борис Любимов һ.б. да катнашачак.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев