Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәнгать дөньясында нота танымаган җырчылар күбәйде" - Әнвәр Шәрәфиев

Югары музыкаль белем алган белгечләр читтәрәк кала шикелле. Нота да танымаганнар зур сәхнәләрдә, халык каршында мәйдан тота, дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев. «Сәнгать дөньясында нота танымаган җырчылар күбәйде. Ә консерватория дипломы алганнарны заказлар биреп эшләтергә кирәк. Иҗади дискуссияләрдә катнаштырырга. Әгәр дә композитор язганны ошатып бетермәгән җырчылар бар икән, рәхим итеп үз аңлатмаларын, киңәшләрен бирсеннәр. Профессионалларга юнәлеш тотып эшләргә кирәк. Ә зәвыксыз җырчыларны пропагандалаудан туктарга вакыт. Мин беләм шундый җырчыларны, сөйләсәң ышана торган түгел:  нотаның нәрсә икәнен белми, ә үзе «Татарстанның атказанган артисты» исемен йөртә. Берәү белән җыр турында сөйләшә башладык, әсәрләрем арасыннан ошаганын сайлап ал дип, җыентыгымны кулына тоттырдым, ә ул : «Юк, Әнвәр абый, мин ноталар карап өйрәнә алмыйм, мин слух буенча гына өйрәнәм. Сез мине уйнап өйрәтсәгез, җырлый алам», - ди. Бөтен татар дөньясы буйлап гастрольдә йөрүче җырчы  үзе... Ә иң кызганычы шул: мондый «атказанганнар» арабызда бер генә түгел, бит! Аларның фамилияләрен атамыйм, аларны белә торганнардыр...», - ди Әнвәр Шәрәфиев. Быел Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә татарның танылган көйязары Әнвәр Шәрәфиев тә бар.  Әлеге дәрәҗәле премиягә аның «Сандугач», «Чулпан Йолдыз» һәм «Наз» дигән музыкаль әсәрләре тупланган җыентыклары тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев