Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәләтлеләр Г.Тукай шигырьләрен ярышып сөйләде

“Сәләт” йортында Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган республикакүләм нәфис сүз осталыгы ярышы узды. Әлеге чараның казыйлар шурасы составында “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев тә Г.Тукай шигырьльрен яттан сөйләүчеләргә үз бәясен бирде. Яшь аермалары буенча 4 төркемгә бүленгән мәктәп укучылары һәм студентлар арасында уздырылган бу бәйгедә казыйлар ике төркемгә бүленеп эшләде. Кече яшьтәгеләр төркемендә казыйлар шурасы рәисе Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан булса, өлкәнрәк яшьтәгеләрнең казыйлар шурасы рәисе Татартанның халык артисты Әсхәт Хисмәт булды. Һәр төркемдәге җиңүчеләргә өч урын бирүдән тыш казыйлар үзләре дә күңелләренә аеруча хуш килгән катнашучыларга бүләкләр өләште – Камал, Тинчурин театрларына чакыру билетлары, китаплар тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев