Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәләтле татар яшьләре "Сәмрух 2016" ел премиясенә лаек булды

16 февраль көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче “Сәмрух 2016” ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Премия тапшыру Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрелә. 2016 елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык кеше катнашкан, аларның иң-иңнәре "Сәмрух 2016" ел премиясендә катнашты. Быел премияләр 8 номинация буенча тапшырылды: “Ел сәлкеше”, “Ел әйдаманы”, “Ел өлкән әйдаманы”, “Ел директоры”, “Ел аланы”, “Ел клубы”, “Ел паблигы”, “Сәләт җырлый”. Сәләтле яшьләрне котларга республика министрлыклары вәкилләре hәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары килгән иде. Тантананы Сәләт ветераннары Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм җырчы Фәнил Вакказов алып барды. "Без сезнең белән бергәләп, сәләтле, иҗади яшьләрне тәрбияләү буенча менә дигән система төзедек. Республика җитәкчелеге, бигрәк тә, Президент Рөстәм Миңнехановның шәхсән ярдәме белән хәзер сезнең "Сәләт" йортыгыз, "Сәләт" лагерыгыз бар. Сезнең иҗади хыялларыгызны тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләрегез дә бар", - дип сәламләде тантана кунакларын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре hәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев