Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Сәләт” V Халыкара яшьләр форумында катнашучылар зур флешмоб әзерли

9-14 июль көннәрендә Татарстанның Алексеевск районы Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында үткәреләчәк “Сәләт” V Халыкара белем бирү яшьләр форумында катнашучылар киңкүләмле флешмоб әзерли. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә форумның башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, флешмобны 13 июль көнне оештыру ниятләнә. Бу көнне форумга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресусрлар һәм экология министры Сергей Донской һ.б. рәсми затлар килүе көтелә. Әлеге флешмобка 3,5 меңләп кеше җәлеп итү планлаштырыла. Шуларның 2 меңләбе – актив катнашучы. Форумның башкарма директоры флешмобның бөтен нечкәлекләрен ачып бетермәде, әмма аның кыска вакытлы булачагын, катнашучыларның “Җир шары”н тотып торачагын билгеләп үтте. Форумның белем бирү программасы 5 юнәлешне берләштерә: “IT”, “Шәхси нәтиҗәлелек”, “Карьера һәм уңыш белән идарә итү”, “Үз кулларың белән яса” һәм “Эко-Татарстан”. Программа кысаларында төрле юнәлештәге мастер-класслар, тренинглар, күренекле галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән кызыклы очрашулар уздыру каралган. Бәхәс мәйданчыкларында экология өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар була. Катнашучылар белгечләр белән берлектә аларны хәл итү юлларының креатив ысулларын эзләр дип көтелә. Бай эчтәлекле белем бирү программасыннан тыш, традицион рәвештә, форум кысаларында интеллектуаль спорт эстафетасы, шулай ук “Нәрсә? Кайда? Кайчан” интеллектуаль уены буенча турнир үткәрелә. Җыелма командалар арасында футбол, волейбол, шахмат һәм башка спорт төрләре буенча чемпионат уздыру ниятләнә. Форум дәвамында музей-тыюлык территориясендә радио, телевидение эшләячәк. 3-7 яшьләрдәге сабыйлар өчен исә “Бәләкәч” балалар мәйданчыгы оештырыла. Искәртеп үтик: “Сәләт” фестивале 20нче тапкыр оештырыла. Соңгы 5 елда ул халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Быел форумда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 5,5 меңләп кеше катнашуы планлаштырыла. Алар арасында фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, төрле иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып уңышка ирешкән 12-17 яшьләрдәге 3,5 меңләп яшүсмер исәпләнә. Форумга күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән, шулай ук “Сәләт” хәрәкәте ветераннарыннан 200шәр кунак, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 200ләп милләтәшебез, меңләп студент, 100ләп журналист чакырулы. Чараны ТР Президенты ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сәләт” фонды, ТР Фәннәр академиясе оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев