Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәләт Монреаль" чит илдә яшәүче татар балаларын милли уеннар, йолалар белән таныштыра

Быел Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр “Сәләт-Монреаль” профильле сменасы ачылды. Бу – “Сәләт”нең чит илләрдәге өченче аланы. “Сәләт-Монреаль” профильле халыкара укыту үзәге ТР президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге һәм ярдәме белән ачылды. Анда чит илләрдә яшәүче 80ләп ватандашыбыз катнашачак. Монреальгә Татарстаннан да делегация китте. "Канадага бару өчен, Татарстаннан мәктәп укучылары һәм студентларны сайлап алдылар. Оештыру комитеты әгъзалары белән бергә без барлыгы 20 татарстанлы монда, – диде “Сәләт-Монреаль” әйдаманы Алисә Җамалиева “Татар-информ”га. – Мин дә берничә этаптан торган сайлап алу турында катнаштым. Иң беренче инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Шулай ук “Сәләт” дөньясын белүне дә сынадылар. Төркемнәрдә эшли белү, оештыру сәләте дә төп шартларның берсе иде. Сайлап алу ике ай чамасы барды, анда 150ләп теләк белдерүче катнашты. Шуннан балалар белән бергә, 35 яшькә кадәр булган 12 кешене генә сайлап алдылар". Әйдаман сүзләренчә, Канадада да “Сәләт” тормышы кайный. "Уку-укыту, мастер-класслар, төрле чара, очрашулар белән көн үткәне сизелми дә. Очрашуларны күзгә-күз дә, “скайп” аша да оештырабыз. Дәресләр дә шактый кызыклы: радио серләренә, кино төшерү серләренә төшенү, кул эшләре, мәсәлән, чигү мастер-класслары. Кичке чаралар милли рухта уза. “Аулак өй”, “Сабантуй” оештырдык. Сабантуйда сәлкешләрдән тыш, Флоридадан, Канаданың үзеннән, Американың кайбер штатларыннан да татарлар килгән иде. Сәлкешләр арасында Прага, Сан-Франциско, Монреаль, Оттава шәһәреннән балалар җыелган", – ди Алисә Җамалиева. Казан белән чагыштырганда, профильле сменада катнашучы балаларның яше кечерәк. Татарстанда сәлкешләр 7-8 сыйныфтан йөри башласа, монда башлангыч сыйныф укучылары да бар. Балалар бакчасы яшендәгеләр өчен махсус “Бәләкәч” төркеме эшли. Балалар бик канәгать. Кичә Монреальгә экскурсиягә бардык. Алдагы ике көн дәресләр белән үтәчәк. Аннан соң Оттава шәһәренә сәяхәт кылу күздә тотыла, – диде әйдаман. Исегезгә төшерәбез, “Сәләт Монреаль” аланы быел 2 августта ачылды. Аның төп максаты: телне шомарту һәм чит илдә яшәүче татар балаларын милли уеннар, йолалар белән таныштыру, Татарстаннан килгән балаларны чит илдәге яшьтәшләре белән аралаштыру, дуслаштыру. Смена кысаларында “сәлкешләр” милли бию, милли җыр, балаларны бишектән үстерү дәресләрендә катнашачак. Моннан тыш программада төрле мастер-класслар, иҗат түгәрәкләре, интерактив тренинглар, “Монреаль кичләре” дигән ток-шоу, “Түбәтәй”, “Алтын куллар” интеллектуаль уеннары да бар.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев