Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәләт" берләшмәсе Казанда балалар һәм яшьләр өчен журналистика мәктәбе ача

Татарстанның “Сәләт” фонды “HAVA Projects” медиа-компаниясе белән берлектә “Сәләт Медиа–мәктәбе”н ачып җибәрә. Бу мәктәп балаларда һәм яшьләрдә журналистлык сәләтен ачуны һәм үстерүне максат итеп куя, дип хәбәр итә әлеге проектның координаторы Гөлшат Гыймадиева.

2016 елның ноябреннән 2017 елның сентябренә кадәр эшләячәк “Сәләт Медиа–мәктәбе” проектында катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары һәм студентлар чакырыла. Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр берләшмәнең рәсми сайтында (selet.biz) кабул ителә.

Билгеләнгән вакыт аралыгында яшьләр журналистиканың теоретик һәм практик курсын үтәр дип планлаштырыла. Алар мәгълүмат җыярга һәм эшкәртергә, уңышлы интервью серләренә, кыска вакыт аралыгында күләмле һәм сыйфатлы мәкалә язарга, төрле аудитория белән эшләргә, фото- һәм видеорепортажлар төшерергә, монтажларга, продюсерлык осталыгына өйрәнәчәк. Мәктәптә дәресләрне журналистика өлкәсендә тәҗрибәле укытучылар бирәчәк. Шулай ук танылган җәмәгать, сәясәт, спорт һәм мәдәният эшлеклеләре белән танышу, аралашу мөмкинлеге тудырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев