Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәламәт йөрәккә 5 адым

Бүген ТАТМЕДИА бинасында РТ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Йөрәгеңне тыңла» («Слушай своё сердце») проектына багышланган пресс-конференция үтте. Конференциядә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры ВАФИН АДЕЛЬ ЮНЫС УЛЫ һәм Ртның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-кардиологы ГАЛЯВИЧ АЛЬБЕРТ СӘРВӘР УЛЫ проект эчтәлеге, республикадагы хәл һәм йөрәкне саклау юллары белән таныштырдылар.

2015 ел йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән көрәш елы дип игълан ителгәнгә, 2016 елның сентябреннән «Йөрәгеңне тыңла» проекты башланып китә.

Вафин Адель билгеләве буенча, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан иң күп иза чигүче районнар Тәтеш, Кама Тамагы, Яр Чаллы, Алексеевск санала, чөнки анда олылар күпчелекне алып тора. «1 бабайга 20 әби туры килә» дип белдерде ул. Шуңа күрә халыкка йөрәк-кан тамырлары ситемасын саклау өчен төрле юллар билгеләнде.

Сәламәт йөрәккә 5 адым:

1. Артериаль кан басымын көн саен үлчәп торырга; 2. Табиб тарафыннан билгеләнгән даруларны вакытында эчәргә; 3. Кандагы шикәр һәм холестеринны тикшерергә; 4. Авырлыкны һәрдаим контрольдә тотырга; 5. Күбрәк җәяү йөрергә.

«Проектның төп стратегияләре итеп лекция, акцияләр оештыру билгеләнде. Бүгенге көндә халыкка төрле яктан мәгълумат җиткерү чаралары да эшли: реклама такталарында йөрәк сәламәтлеген саклау турында мәгълумат урнаштырыла. Алар инде Казанның Татарстан урамында, Яр Чаллыда, Әлмәттә бар; Казан метросында «Йөрәк-кан тамырлары авырусының профилактикасы» исемендәге видеолар күрсәтелә. Сәламәтлек саклау биналарында «Приступ вакытында беренче ярдәм», «Инсульт булса нишләргә?» исемле плакатлар урнаштырылган. Проектны популярлаштыруда социаль челтәрләр дә зур урын алып тора» — дип белдерде сәламәтлек саклау министры ВАФИН АДЕЛЬ.

Ртның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-кардиологы ГАЛЯВИЧ АЛЬБЕРТ сүзләре буенча, моннан тыш, йөрәк мәсәләсен инде балачактан ук кайгыртырга кирәк, шуңа күрә төрле уеннар белән балаларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга эндәргә мөмкин. Бу максаттан бүген Иннополиста балалар өчен йөрәккә кагылышлы кызыклы мәгълуматлар бирелгән.

Дөрес ашау, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрне бетерү — йөрәкне саклауның төп юллары.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев