Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәйдәшстанга сәяхәт

13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме узды.
Әлеге бәйрәм беренче мәртәбә Г.Камал исемендәге театрның элеккеге директоры Шамил Закиров тәкъдиме белән Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәмендә 2000 елда үткәрелгән иде.Бәйрәм концертында Эмиль Җәләлетдинов, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри, Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин һәм башка яшь башкаручылар катнашты. Данлыклы композитор музыкасын тамашачыларга Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры житкерде. «Сәйдәшстанга сәяхәт»тә шулай ук Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин, яшь артистлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина һәм башкалар катнашты. Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев та тамашачыларга матур җырларын бүләк итте. Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев