Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Рәшит Ваһапов исемендәге бәйгедә катнаша

Р. Ваһапов исемендәге конкурста, гадәттә,  профессионаллар гына катнаша. Шуңа да кармастан, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә оештырылган проектлар аша танылган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да үзен әлеге конкурста сынарга булган. «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә җырчы кыз, үзенең вокал көчен сынап карарга теләге барлыгын белдерде. 16 яшьлек Сәйдә конкурс өчен махсус татар халкының «Тау астында» һәм Рәшит Ваһапов репертуарыннан «Фәүзия»  җырларын әзерләгән. "Профессионаллар арасында үземне сынап карарга булдым, - ди Россиянең «Голос» проекты аша танылган Сәйдә. - Р. Ваһапов исеме белән узучы бу бәйге, бик җитдиләрдән санала. Жюри төркемендә абруйлы сәнгать осталары эшли. Конкурс барышында биредә төрле мастер класслар да оештырыла. Шәхсән минем остазым Венера Гәрәева да жюри әгъзасы». Исегезгә төшереп узабыз, кичә Казанның Халыклар дуслыгы йортында  Рәшит Ваһапов исемендәге Xlll Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының II туры узды. Төрле төбәкләрдән җыелган 100гә якын конкурсантларны мәртәбәле жюри дүрт номинациядә:  эстрада җыры, халыкчан башкару, концерт камера башкаручылыгы һәм  вокаль ансамбльләр чыгышы буенча тикшерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев