Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Европа балаларын үзешчән театр белән кызыксындырган

Сәйдә Мөхәммәтҗанова кыска вакытка Испаниядә ял итүче Европа балаларына кушылды. Испания, Бельгия, Германия балаларын һәм яшь җырчыны татар теле берләштергән. Урта диңгез ярларындагы «Бельгиядә татарлар» ассоциациясе оештырган җәйге лагерьда татар телендә сөйләшергә тырышалар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вокал буенча осталык классыннан тыш, Сәйдә яшьтәшләренә «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» халык әкиятен өйрәткән, сәхнә осталыгы буенча дәресләр биргән. said Быел Сәйдә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Татар гимназиясендә укучы кыз берничә дәрес эчендә Европа балаларын үзешчән театр белән кызыксындырган, уен формасында күп сүзләрне истә калдырырга өйрәткән. Танылган әкиятнең сценариен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова мәктәптә татар теле өйрәнми торган балалар өчен махсус әзерләгән.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев