Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тере тавышка җырлый ала торган артистларны сайласалар, концертның дәрәҗәсе тагын да югарырак булыр иде" - Филүс Каһиров ("Татар җыры" хакында)

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров фикеренчә, "Татар җыры" фестивале бөтен татар эстрадасын колачларга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына белдерде. Филүс Каһиров ир-ат җырчылар арасында “Халык мәхәббәте” номинациясендә беренче булды. Җырчы фикеренчә, фестивальне оештыру югары дәрәҗәдә булган. Аңа сәхнә артында администраторларның һәр нәрсәне үз вакытында башкаруы, йөгереп эшләве бигрәк тә ошаган. “Әмма җырчылар сайлауга килгәндә, “Татар җыры”нда “Барс медиа” белән хезмәттәшлек иткән кешеләрне генә түгел, ә гомумән, бөтен эстрададан профессионалларны җыеп, танылган, тәҗрибәле артистларны чыгарырга кирәк. Шулай ук 10-15 процент - булдыра алган яшьләрне кирәктер. Сәхнәгә чыгып, тере тавышка җырлый ала торган артистларны сайласалар, концертның дәрәҗәсе тагын да югарырак булыр иде”, - дигән фикердә җырчы. Филүс үзен беркайчан да фонограммага җырламавын белдерде һәм фестивальне оештыручылар куйган таләп буенча, “тере тавышка” җырлауны хуплавын билгеләп үтте. “Фонограммага җырлау — ул инде артта калганлык. Әмма җырчыларның 60 процент тирәсе “тере тавышка” җырлый алмый. “Тере тавыш”ка җырларга дигән максат куелса, безнең җырчыларыбыз да үзләре өстендә эшли башлар иде, бигрәк тә яшьләребез”, - ди җырчы. Аның фикеренчә, быелгы “Татар җыры”нда Раяз Фасыйхов, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов кебек җырчылар җитмәгән. Шулай ук ул Салават Фәтхетдиновның чыгыш ясавын да көткән булган. "Татар җыры"нда ел саен даими чыгыш ясаган, 18 "Алтын барс" сыны алган Салават  Фәтхетдинов быел концертта катнашмады. "Татар-информ" агентлыгына ул моны: "Бу минем өчен инде кызык түгел, ел саен бер үк нәрсә, бер үк җырчылар", - дип аңлатты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин эстрада җырына классик әсәрләргә куелган кебек бик зур таләпләр куярга кирәкми. "Ул җырлар яшьләргә адресланган, алар "Гөлҗамал" белән "Галиябану" ны гына тыңлап утыра алмый", - дигән иде. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: "Бүгенге заманда мондый тамаша үткәрү һәм аны шундый дәрәҗәдә тоту бик авыр хезмәт", - дип, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова "Татар җыры"н халык көтеп ала, дип саный. 17 декабрь көнне Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында XVII “Татар җыры” халыкара фестивалендә 20 дән артык җырчыга “Алтын барс” сыны тапшырылды. Быелгы чарада барлыгы 17 номинация иде. 1999 елда уздырыла башлаган фестиваль ел саен декабрь аенда, елга йомгак ясау буларак үткәрелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев