Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәхнәдә генә күреп өйрәнгән милли киемне көндәлек тормышка кертеп булачакмы?

Татарстанда милли кием көне игълан ителү үз нәтиҗәсен бирә алырмы? Милли һәм дини кием үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Ләйсән сәйләннәре” милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе милли кием темасын күтәргән җитди сөйләшүгә әйләнде. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, милли кием модельеры Ләйсән Хаҗиева, татар эстрадасы вәкилләре Гөлназ Сәфәрова һәм Зөлфәт Зиннуров катнашты. П/к посвященная показу коллекции национальной одежды от дизайнера Лейсен Хадиевой “Татарлар киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатырлар” диләр. Безне киемебезгә карап татар икән бу дип каршы алсыннар иде, татар акылы белән озатып калсыннар иде”, – диде Разил Вәлиев. Ул Дәүләт Советында милли кием темасына җитди сүз алып барылуын, 2016 елда Милли кием булдыру турында карар кабул ителүен әйтте. Хәтта кечкенә генә Адыгея Республикасында да Милли кием көненең зурлап билгеләп үтелүен мисал итеп китерде. “Безнең милли киемебез бар һәм аны халыкка әкренләп кире кайтарырга кирәк”, – диде халык шагыйре. Милли кием көне турында Татарстан Дәүләт Советы карары Президентка тапшырылган. “Әле кайсы көнне билгеләү турында сөйләшүләр бара. Андый көн булдыруга республикада беркем дә каршы түгел. Кыш көне үткәрер идек, тун киеп милли киемне күрсәтеп булмый, җәй көне балалар ялда була. Без 30 августны тәкъдим иткән идек. Ул көнне бөтен халык урамга чыга, татары да, русы да, марие да, чувашы да үзенең милли киемендә урамга чыкса, бик тә матур булыр иде”, – ди Разил Вәлиев. Татар эстрадасы вәкиле, телевидение алып баручысы һәм җырчы Зөлфәт Зиннуров милли кием киенү буенча дәүләт җитәкчеләренең үрнәк күрсәтергә тиешлегенә басым ясады. Ул Россия җыелма командасының, “КамАЗ-Мастер”ның үз махсус киемнәре булуын һәм андый киемнәрне киюнең горурлык булуын әйтте. П/к посвященная показу коллекции национальной одежды от дизайнера Лейсен Хадиевой “Безнең җитәкчеләребез "Dolce&Gabbana"лардан баш тартып милли киемнәребезне кия башламый, безнең сөйләшүләребезнең дә, Ләйсән эшенең дә нәтиҗәсе булмаячак, – диде Зөлфәт катгый итеп. – Популярлаштыруның башында җитәкче торырга тиеш, мин киеп чыгып кына ул популяр була алмый”. Разил Вәлиев Зөлфәтнең фикере белән килешеп, моннан 20 ел элеккеге бер күзәтүен – Премьер-министр кигән фуражканы бер айдан бөтен хакимият башлыклары кигән булуын искә алды. Ул шулай да үзгәрешләр була башлавын искәртеп китте. “10-15 ел элек Корбан гаетенә җитәкчеләребез йөргәнен күргәнегез бар идеме? Хәзер киләләр һәм түбәтәй киеп киләләр”, – диде ул. Журналистлар Разил Вәлиевнең үзенең дә Дәүләт Советына милли киемнән килә алу мөмкинлеге турында сорадылар. Депутат шулай да милли кием кию буенча психологик барьер булуын һәм аерым кешеләрнең аны үтеп безгә үрнәк күрсәтүен әйтте. Мисалга ул шушы психологик барьерны үткән танылган композитор Сара Садыйкованы китерде. “Шушы психологик киртәне узсак, безгә җиңелрәк булачак”, – диде ул. “Без бу агымга кереп киткәнбез икән, милли эмблема ясап, аны теләсә кайсы костюмга эләктереп куярга була”, – дип барьерны үтү юлын күрсәтте Гөлназ Сәфәрова.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев