Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәхнә – "Пирамида"ныкы, ә тамашачы – минеке" - Салават Фәтхетдинов ("ШК")

Узган шимбәдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара, гадәттәгечә, сәхнәдә иң популяр артистларны, ә залга иң зәвыклы тамашачыларны җыйды. Әйтергә кирәк, сәхнә бизәлешендә дә, алып баручыларның киемнәрендә дә миллилек өстенлек итте.

Тантана «Болгар» бию театры чыгышы белән ачылды. Аннан соң сәхнәгә «Болгар радиосы» ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфак Хафизов, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова чыкты. «Алтын йолдыз» сыны исә 32 номинациядә җиңү яулаган лауреатка тапшырылды. Зәвыклы җыр бәйрәмен Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева («Татар эстрадасы легендасы» номинациясе) ачып җибәргән булса, аны ябу Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовка («Халык мәхәббәте» номинациясе) тапшырылган иде. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов исә тәнәфескә кадәр, тантананың нәкъ уртасында чыгыш ясады. Ләкин быелгы чарада ул бүләк алучы буларак түгел, ә аны тапшыручы буларак катнашты. Салават Зәкиевич кулыннан «Алтын йолдыз» сынын алу бәхете яшь җырчылар Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиевкә тәтеде. Алар «Елның гаилә дуэты» номинациясендә җиңү яулады. Бүләген тапшыргач, Салават Фәтхетдинов җыр башкарды. Алып баручының: «Салават Зәкиевич, сәхнә хәзер Сезнеке!» – дигән сүзенә җавап итеп, татар эстрадасының абруйлы артисты: «Сәхнә – «Пирамида»ныкы, ә тамашачы – минеке», – дип җавап бирде. Ә менә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова быелгы җыр бәйрәмендә катнашмады. Иң истә кала торган образ дигәндә, Алсу һәм Азат Фазлыевларның костюмнарын («Иң халыкчан дуэт» номинациясе) әйтергә кирәктер, мөгаен. «Байлар Сәрдегәнем» җырын башкарганда, алар сәхнәгә бизәкле ап-ак киез итекләр киеп чыкты. Шулай ук тамашачы Ильвина, Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, Илсөя Бәдретдинованың образларын да ошатты. Тамашачы аеруча Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Филүс Каһиров чыгышларын яратып кабул итте. Ә иң күп чәчәк бәйләмнәре Алсу һәм Азат Фазлыевлар дуэтына, Илназ Баһка эләкте. Бүләк дигәннән, «Иң җор телле җырчы» номинациясендә җиңү яулаган Илназга чәчәк бәйләмнәре генә түгел, бер кочак хуш исле мәтрүшкәләр дә бүләк иттеләр. Тантанада беренче тапкыр катнашучылар исемлегендә әлеге җырчыдан кала, тагын Эльмира Гыйлфанова белән Рафил Җәләлиев, Регина Тимербулатова («Тәүге адымнар» номинациясе), Зөлфирә Шәйдуллина («Ел ачышы» номинациясе) бар иде. Шулай ук масштаблы чарага махсус кунак – Лилия Минголова да чакырулы иде. Мондый чараларда, гадәттә, авторлар да, аранжировка ясаучылар да игътибардан читтәрәк кала торган иде. Быел исә, тарихта беренче тапкыр, «Иң яхшы аранжировка остасы» дигән номинация дә булдырылган. Әлеге номинациядә «Алтын йолдыз» сыны Марат Мухинга тапшырылды. Шулай ук тантанада җырчылар гына түгел, ә җыр авторлары да бүләкләнде. Шагыйрь Ринат Мөслимов исә «Халык күңеленә кергән җырлар авторы» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Тик бөтен җырларның да авторлары аталмавы берникадәр аңлашылмаучылык тудырды. Быел «Иң иҗади төркем» номинациясе дә бар иде. Анда Ришат Төхвәтуллин һәм аның иҗат коллективы билгеләнде. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева исә үзе өчен генә түгел, ә укучылары өчен дә куанды. «Яшь буын җырчылар тәрбияләүгә керткән өлеше өчен» дигән номинациядә ул өметле, талантлы укучысы Илнар Миранов белән чыгыш ясады. Алар «Шагыйрь мәхәббәте...»н башкарды. Алда телгә алынган җырчылардан кала, мондый зур тантанада Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновны («Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» номинациясе), Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваны («Иң зәвыклы җырчы» номинациясе), Татарстанның халык артисты Айдар Галимовны («Халык мәхәббәте» номинациясе), Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамовны («Иң моңлы җырчы» номинациясе) да күрүебезгә шат идек.
Зөһрә Садыйкова, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев