Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәхнә бүген – чын сугыш кыры" - Тәбрис Яруллин

Бәйгедә Буаның “Чүпрә”, Әлмәтнең “ӘДМХИ”, Арчаның “Казан арты”, Мәскәүнең “Понаехали” , КГАУның “Әкәмәт”, ИФМК КФУның “Татар team”, КИУның “Арыш мае” командалары көч сынашты. Татарский КВН Шаяннар һәм тапкырлар клубының татар лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев һәр чыгышлары биш балл белән бәяләнергә лаеклы “Казан арты”, “Татар team”, “Әкәмәт” командаларын аерым билгеләп үтте. “Арыш мае”, “Чүпрә”, Понаехали” төркемнәренә исә килгән өчен зур рәхмәт белдерде һәм: “Сезнең потенциалыгыз бик зур, бу сәхнәдә сезне кабат күрербез дип ышанып калабыз”, – диде. Татарский КВН Инстаграмда беренче татар блогеры “Татар малай” - Ринат Галиәхмәтов командаларның һәр чыгышын “бишле” белән бәяләде. Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татарча КВНның үсүенә шатлануын белдерде. “Сәхнә бүген – чын сугыш кыры” диде. Аерым әйткәндә, ул Буаның “Чүпрә” командасына зур уңышлар теләде. Искәртеп узыйк, әлеге команда иң яшь катнашучылардан тора. Татарский КВН Илназ Сафиуллин: “Ярымфинал көчле булырга тиеш, барлык өметләрне акладыгыз” дисә, җырчы Шәкүр – Алмаз Корбанов аңа каршы чыкты. “Командаларда проблемлар бар, аларны бетерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Беренче урынны алучылар үз дәрәҗәләрен тоталар. Ә башка командаларга, элекке уеннарны карап, юморны көчәйтергә кирәк. Бу уен - ярымфинал өчен көчсезрәк булды”, - диде ул. Татарский КВН Бәйге нәтиҗәләре буенча, “Чүпрә”, “Арыш мае”, “Понаехали” командалары уеннан төшеп калды. Башка дүрт команда “ӘДМХИ” (13,5 балл), “Әкәмәт” (14,3), “Казан арты” (14,6), “Татар team” (14,9) үз көчләрен финалда күрсәтәчәк. Татарский КВН

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев