"Сәх­нәдә ке­ше­гә ру­хи һәм әх­лак тәр­би­я би­рә тор­ган зә­выклы әсәр­ләр ге­нә баш­ка­ры­лыр­га ти­еш"

Татар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, мәш­һүр җыр­чы Хәй­дәр Биги­чев еш кы­на “Сәх­нә ул – пос­та­мент. Ан­да ке­ше­гә ру­хи һәм әх­лак тәр­би­я­се би­рә тор­ган зә­выклы әсәр­ләр ге­нә баш­ка­ры­лыр­га ти­еш”, – дия иде. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, хә­зер сәх­нә­лә­ре­без­не зә­вык­сыз­лык бас­ты ди­сәм дә ха­та бул­мас­тыр. Те­лә­сә нәр­сә ки­еп, сәх­нә­дән ке­ше көл­де­рәм дип әл­лә ни­ләр сөй­ләү­че­ләр күп. Шө­кер, ха­лык­ка тәр­бия би­рә тор­ган күр­кәм ва­кый­га­лар да бар.

Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры Аяз Гый­лә­жев әсә­ре бу­ен­ча “Өч ар­шын җир” спек­так­лен сә­хнә­ләш­тер­де. Бу тор­мыш, яшә­еш ту­рын­да уй­лан­ды­рыр­лык фәл­сә­фи әсәр. Аны тет­рән­ми­чә ка­рап бул­мый. Бе­рен­че ку­е­лы­ш­та баш ре­жис­сер Мир­вә­ли ро­лен­дә ике ар­тист­ны уй­нат­кан иде. Яшь ва­кы­тын Рә­сим, ә өл­кән ва­кы­тын Ра­фик баш­кар­ды. Яңа се­зон­да ре­жис­сер бу спек­такль­не яңарт­кан. Мир­вә­ли­не Ра­фик Ка­ю­мов кы­на уй­на­ды. 55 яшь­тән уз­ган ар­тист­ның 18 яшь­лек ар­тист­ка бе­лән уй­на­вы, ни­чек­тер, әх­лак­сыз­лык ке­бек то­ел­ды ми­ңа. Ту­ла­ем ал­ган­да, спек­такль­не та­ма­ша­чы­лар җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Ар­тист­лар­ны бик озак сәх­нә­дән җи­бәр­ми тор­ды­лар.

Икен­че бер ча­ра ха­кын­да фикеремне белдереп ки­тә­сем ки­лә. Үзәк ки­тап­ха­нә­дә ша­гый­рә, Са­җи­дә Сө­ләй­ма­но­ва исе­мен­дә­ге пре­мия ия­се Си­рень Яку­по­ва­ның иҗа­ты­на ба­гыш­лан­ган иҗат ки­чә­се бул­ды. Чы­гыш ясау­чы­лар ба­ры­сы да аны ти­рән фәл­сә­фә­гә ия ши­гырь­ләр һәм про­за ос­та­сы дип бә­я­лә­де­ләр. Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Бу­лат Сә­ла­хов бе­лән Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Гөл­фия Фәй­зе­рах­ма­но­ва Си­рень ха­ным­ның ши­гырь­лә­рен укы­ды­лар. Ае­ру­ча, “Шат­лык” ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­рү­че нә­ни­ләр бик ма­тур чы­гыш яса­ды­лар. Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре Зи­лә­рә Има­мет­ди­но­ва бе­лән Ру­бис За­ри­пов­ның үз­лә­ре гар­мун­да уй­нап җыр­лау­ла­ры да күп­ләр­нең кү­ңе­ле­нә хуш кил­де.

Әдә­би-му­зы­каль ки­чә­дә чы­гыш ясау­чы кай­бер язу­чы­лар­ның ки­рәк­мә­гән сүз­ләр сөй­лә­ве бер ми­нем ге­нә тү­гел, күп­ләр­нең ачу­ын ки­тер­де бу­гай. Юк­са, зал­да пыш-пыш сөй­лә­шеп уты­ру­чы­лар бул­мас иде. Алып ба­ру­чы­ның язу­чы­лар­ның дә­рә­җә­ле исем­нә­рен кат-кат әй­түе дә, ми­ңа кал­са ар­тык, чөн­ки ан­да әдә­би­ят-сән­гать ча­ра­ла­ры­на да­и­ми йө­рү­че­ләр кил­гән иде, ә алар ул язу­чы­лар­ның ти­тул­ла­рын ин­де ят­тан бе­лә.

“Мас­те­ро­вые” рус дра­ма те­ат­ры исә, Го­голь­нең “Ре­ви­зор” ко­ме­ди­я­сен та­ма­ша­чы­лар­га яңа­ча тәкъ­дим ит­те. Санкт-Пе­тер­бург ре­жис­се­ры Де­нис Хөс­ни­я­ров та­ра­фын­нан ку­ел­ган спек­такль­не олы­сы да, ке­че­се дә яра­тып ка­ра­ды. Чөн­ки һәр за­ман­га хас “хлес­та­ков­щи­на” төр­ле яшь­тә­ге ке­ше­ләр­гә дә кы­зык. Әсәр бү­ген­ге за­ман­ның ру­хын ча­гыл­ды­ра. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк: ар­тист­лар Алек­сей Ухов, Оль­га Ас­тафь­е­ва, Ев­ге­ния Яков­ле­ва һәм баш­ка­лар үз­лә­ре­нә би­рел­гән роль­ләр­не зур ос­та­лык бе­лән баш­ка­рып, та­ма­ша­чы­лар­ның мә­хәб­бә­тен яу­ла­ды­лар. “Ре­ви­зор”ның яңа­ча ку­е­лы­шы кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр ту­ды­рыр­га мөм­кин. Әм­ма шу­ны­сы бә­хәс­сез: аның әй­тер­гә те­лә­гән фи­ке­рен ар­тист­лар та­ма­ша­чы­лар­га бик ос­та итеп җит­кер­деләр.

“Мас­те­ро­вые”ның чит­тән ре­жис­сер ча­кы­рып спек­такльләр кую тәҗ­ри­бә­сен Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­ры да кул­лан­са, мон­нан те­атр да, та­ма­ша­чы­лар да ота­чак кы­на. Хә­ер, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, ре­жис­сер Ил­дар Хәй­рул­лин куй­ган “Яз­мыш сы­на­вы” спек­так­ле мо­ның шу­лай икән­ле­ген рас­ла­ды ин­де. Бу спек­такль­гә әле һа­ман би­лет­лар та­буы авыр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: