Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәгадәт" яшьләр проектына бер ел тулган

Кавышырга теләүчеләрне анкета тутыртып кына гаиләле итеп булмый. Мөселман яшьләре арасында аларның сәләтләрен дә тулырак күзалларга кирәк, диде «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәтенең җитәкчесе Фәнияр Шәкүров «Гаилә» мәчетендә узган «Ялгызларга үз парларын табарга ничек ярдәм итәргә?» дигән түгәрәк өстәл барышында. Коры саннарга гына таянып, кемгә дә булса пар эзләү чыннан да четерекле мәсьәлә. Соңгы араларда яучылар хәрәкәте җанланып китте, димәк бу табышлы хезмәт. Шулай да мәчетләр каршында эшләүче кавыштыру үзәкләре үз хезмәтләре өчен акча алмый. Акча сорагач, бөтенләй борылып китүчеләр дә юк түгел икән, бигрәк тә хатын-кызлар. «Шулай булуга карамастан хатын-кыз үзенә пар эзләгәндә беренче шарт итеп, финанс мәсьәләсен куя. Ә ир-ат булачак хатының яшь, тышкы кыяфәтенең матурлыгына өстенлек бирә, – ди Фәнияр Шәкүров. – Шул ук вакытта ир-егетләребезнең гаилә корырга бөтенләй әзер түгелләре дә сизелә. Шуңа күрә без яшь егет һәм кызларны бер-берләре белән очраштыру алдыннан психология трениглары да оештырабыз. Егетләргә гаиләдәге бурычларын аңлата башлагач, аларның моңа әле әзер түгел икәне ачыклана». «Сәгадәт» яшьләр проектына бер ел тулды. Биредә дүрт никах теркәлгән. «Сәгадәт»кә килүче ир-егетләр арасында биш вакыт намаз укучылар булса, кызлар арасында исә, шәригать кануннарын бик үк белеп бетермәүчеләре дә очрый. «Егетләребез 23-25 яшьтә өйләнергә ашыкса, кызлар 30-35 яшь тулганны көтә. Шуңа күрә аларны яшь буенча тәңгәл китерү дә ифрат авыр», – ди «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәте лидеры.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев