Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сәгадәт" мөселман яшьләре проектының шәригать кануннары буенча кавыштыруга юнәлтелгән чираттагы очрашуы узды

Бу чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә булды. Искәртеп үтик, проектның максаты мөселманнарны шәригать кануннарын бозмыйча таныштыру, очрашуда ук аларның мөмкинлекләрен күрсәтеп, гаиләләр барлыкка китерү. Оештыручылар бу проекттан бернинди дә табыш алуны максат итеп куймавын, таныштыру-кавыштыруларны савап өчен генә эшләвен искәртә. Очрашу шартларының берсе – катнашырга теләгән һәрбер кеше алдан оештыручыларга шалтыратып теркәлергә тиеш. Чара башланыр алдыннан катнашучылар бирелгән анкеталарны тутыра. Анкета башында мөселманча сәламләү һәм гаилә кору хакында хәдис язылган. Шулай ук анкета ике өлешкә бүленә, беренче өлеше чараның башында ук тутырыла. Анда катнашучыга төрле сораулар бирелә. Нинди диндә булуы, күпхатынлылыкка мөнәсәбәте, баласы булу-булмавы, спорт белән шөгыльләнүе һәм ничек туклануы сорала. Шулай ук катнашучыга кайда эшләве, хезмәт хакын, эшкә һәм мәгърифәткә мөнәсәбәтен дә язарга кирәк. Анкетаның икенче өлеше чараның азагында гына тутырыла. Катнашучылар танышырга теләгән кешегә таләпләрен язалар: аның яше, авырлыгы, буе, нинди диннән булуы, дини вазыйфаларны нинди дәрәҗәдә үтәве, балалары булуы-булмавы, аңарда күрергә теләгән сыйфатларны язу сорала. Очрашу барышында катнашучылар төрле уеннар аша бер-берсе белән танышалар. Соңгы чарада мондый уен үткәрелде. Ир-атлар бер якка, хатын-кызлар икенче төзелеп басалар. Уенны егетләр башлый. Беренче катнашучы егет исемен һәм исеменең беренче хәрефеннән башланган берәр сыйфатны атый. Икенче катнашучы беренче егетнең сүзләрен кабатлый, аннан соң үзе дә шулай ук исемен һәм исеменең беренче хәрефенә сыйфат әйтә. Һәрбер катнашучы шулай үзе белән таныштыра. Соңгы катнашучы егет аңа кадәр булган бөтен егетләрнең исемнәрен һәм исеменең беренче хәрефенә сыйфатларын әйтеп чыга. Аннан соң чират хатын – кызларга күчә, аларда шул тәртип буенча үзләре белән таныштыралар. Шуннан соң алып баручы танышу нәтиҗәләрен тикшерә. Ул катнашучыларның исемнәрен әйтә, ә катнашучылар ул исемнең беренче хәрефенә башланган сыйфатны әйтергә тиеш. “Дин кардәшләребез башка диндәгеләр белән буталмасын өчен дә бу бик күп файда китерә. Чөнки бу проект мөселманнарга гына хас. Төп максатыбыз – шәригать кануннарын бозмыйча мөселманнарны таныштырып, очрашуда ук аларның мөкинлекләрен күрсәтеп, гаиләләр барлыкка китерү. Аларны кавыштырып, динне үстерү”, –  диде проектның җитәкчесе Фәнияр Шәкүров. Очрашу барышында,  ахшам намазы җитәргә 10 минут калгач, алып баручы намаз уку өчен тәнәфес ясалуын хәбәр итте. Очрашуның намаздан соңгы өлеше дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков чыгышы белән башланды. “Мин мондый проектларны хуплыйм, эшләсеннәр. Без бик шат, чөнки яшьләр мөселманча башлаган эшнең, минемчә, ахыры хәерле булырга тиеш. Намазда булган егетләр кызлар барыбер бераз оялчан булалар. Ул инде пәйгамбәребезнең сөннәте. "Сәгадәт" проекты оештыручылары таныштыруларны актив алып баралар. Бу проектның нияте дискотекалардагы шикелле вакытлыча аралашу түгел, ә яшьләр бер-берсен аңласыннар, күрсеннәр, читтән генә булса да өйрәнсеннәр өчен оештырылган . Минемчә, бу проектның киләчәге бар. Миңа да чит өлкәләрдән мөрәҗәгать иттеләр. “Ильяс абый өйләнәсе иде, бу проектта ничек катнашырга”, – дип сораучылар да булды", – дип сөйләде Ильяс Халиков “Татар-информ” хәбәрчесенә. Төрле уеннар аша танышкач, катнашучылар анкетаның иң соңгы пунктта соралган, булачак парларына симпатияларне язарга тиешләр. Аннары оештыручылар анкеталарны җыеп, кайсы катнашучыларның симпатияләре туры килүен билгелиләр һәм шулар чара тәмаланган соң да калалар. Аларга шаһитлар янында тагын да аралашырга мөмкинлек бирелә. Шулай ук, мәсәлән, катнашучы егет берәр кызны ошаткан булса, оештыручыларга аның белән таныштыруны сорап мөрәҗәгәть итергә булдыра. Кызның рөхсәте булган очракта, егеткә аның белән элемтәгә керергә рөхсәт бирелә. “Мин бу проектка гаилә төзү, балалар тудыру өчен тормыш юлыннан бергә атларга теләгән кеше таба алырмын дип килдем. Мин дискотекаларда танышуны түгел, ә менә шушы проектны сайладым. Минем исламга карашым бик уңай. Мин нәкъ ислам динендә гаилә төзүгә, балалар тәрбияләүгә караш дөрес дип саныйм. Бәлки, мин диндә бөтен нәрсәне дә үтәмимдер. Миңа дин сабакларын үтәүче ир-ат очраса, ул дингә тагын да якынаерга ярдәм итәр иде”, –дип сөйләде катнашучы кыз. Үз парын эзләп килгән Илнур Мәсәгутов очрашудан соң оештыручыларны тагын да күбрәк хөрмәт итә башлаган. “Бу очрашу минем өчен бик кызыклы булды. Килер алдыннан мин очрашу турында бөтен мәгълүматларны карап чыктым. Беренче чиратта, мин монда гаилә кору өчен яхшы мөселман кызы очратырга дип килдем. Бу чарага тәрбияле, тыйнак, Аллаһтан куркучы кызлар йөри һәм ул шуның белән башкалардан аерылып тора. Шундый очрашулар бик кирәкле һәм мөһим”, – ди ул. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эше бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова бу проект мөселман яшьләренә бик зур файда китерә дип саный. “Дөньяви яшьләр дискотекаларда танышып кайталар,ә менә мөселман яшьләре өчен танышуы авыр. Алар мәчеткә килсә дә, намазны аерым укыйлар. Мәсәлән, намаздан чыккан егет кызны көтеп тора икән, ул аңа дискотекадан чыккан кызны көтеп торган егет сыман эндәшә алмый бит инде. Оештыручылар яшьләрнең үзләрен генә калдырмыйлар, гөнаһка кермәскә ярдәм итәләр. Мөселман егете бит кызны күрсә, карале, бу кайда эшли икән, кем аркылы мин моңа чыга алам икән дип эзләргә тиеш. Ә болай ул шаһитләр алдында турыдан-туры кызны күреп, аралаша ала”, – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Аның әйтүенчә бу проект дини яшьләр өчен генә түгел, дөньяви яшьләр өчендә бик файдалы. “Интернет аша танышулар, таныштыру агентлыклары бар, әмма “Сәгадәт” проекты алардан аерылып тора. Алар яшьләрне төрле интеллектуаль уеннар аша таныштыра, ягъни танышулар гамәл аша уздырыла. Соңгы очрашулар алдыннан алар яшьләрне психолог белән аралаштыралар. Урамда очрашу белән интернетта очрашуга караганда егетнең ничек фикер йөртүе, конкурсларда үзен тотуы, ягъни аның гамәлләрен күреп танышу дөньяви яшьләр өчен дә файдалы”, – дип аңлатты ул. Искәртеп үтик, “Сәгадәт” яшьләр әхлакый хәрәкәте шулай ук ирләр, хатын-кызларны гаилә тормышына әзерләү, иҗтимагый, хәйрия чаралары белән дә шөгыльләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев