Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәфәр вакытында намаз уку тәртибе (видео)

Җәен күпләр үз транспортында юлга кузгала. Сәфәрдә булганда ничек намаз укырга? “Нур-ТВ” телеканалы, сәяхәт иткән мөселманнарга ярдәмлек әзерләгән. “Интертат” электрон газетасы бу ярдәмлек белән танышырга киңәш итә.
Ислам ул барысын да үз эченә ала торган яшәү рәвеше. Бүген без сәфәр вакытында намаз уку тәртибе белән танышырбыз. Сәфәргә җыенганда иң беренче истихара намазы һәм истихара догасы уку кирәк. Бу Аллаһтан киңәш сорау. Без Аллаһтан игелекле эшләрдә ярдәм итүен һәм җиңеллек, әгәр дә бу эштә игелек юк икән, аны булдырмый калуны сорыйбыз. Истихара догасы белән истихара намазын укыгач, Мөхәммәд с. г. в. әйткәнчә, үзебезгә юлдаш итеп яхшы кешеләрне сайлап, транспортның төзеклеген тикшергәч, без сәфәргә әзер. nam Ислам динендә сәфәр сынау буларак кабул ителә шуңа күрә шәригатьтә юлаучыга төрле җиңеләйтүләр бирелгән. Мәсәлән, юлчыга ураза тотмаса да ярый, мәҗбүри булган уразаны өзә ала. Коръәндә юлчыга догаларын, намазын кыскартуның гөнаһы юк диелә.  Дүрт рәкәгатьле намаз урынына ике  рәкәгатьлене укырга була. Мәсәлән, өйлә намазы дүрт рәкәгатьле, юлда булган кеше аны ике рәкәгатьле итеп укый ала. Юлда вакытта шулай ук сөннәт намазлар, өстәмә догалар укылмый. Билгеле булганча, төз басып тору яки кыям - намазның төп шарты, шуңа күрә әгәр кешенең басып тору мөмкинлеге бар икән, ул берничек тә утырган килеш намаз укырга тиеш түгел, бу очракта намаз кабул булмый. Ләкин төрле очраклар була: мәсәлән, кеше юлда вакытта, транспортта хәрәкәтләнгәндә, намазны басып укый алмаска мөмкин. Мондый очракта нишләргә? Транспорт хәрәкәте уңаена урын алып утырабыз, кыйбланы билгелибез. Куллар бил турысында, Кыйбла ягына борылып тәкъбир әйтәбез һәм намаз укый башлыйбыз. Гадәти намаздагы кебек “Фатиха” сүрәсен укыйбыз. Рөкүгъка иелгәндә тәкъбир сүзләрен әйтеп алга ярым бөгеләбез, аннан тураеп утырабыз, сәҗдә өчен булдыра алган хәтле аска иеләбез.  Аннан тураеп утырып намазны төгәллибез. Туктап намаз уку мөмкинлеге булганда, уңайлы җирдә туктап, кыйбланы билгелибез һәм чиста җиргә намазлык җәябез. Ният кылып, намаз укыйбыз. Әгәрдә алдан аякларны юып, тәһәрәт алынган булса, мөселман кешесе алдагы тәһәрәтләрдә аягын сөртеп кенә алырга мөмкин, бу аяк юуны алыштыра. Моның өчен аякларны юеш кул белән сыпырып алырга кирәк. Юлчы өчен аякны сөртеп тәһәрәт алу өч тәүлек, юлчы булмаган кешегә 1 тәүлек дәвамында рөхсәт ителә. Үзенең яши торган җиреннән 85 км ераклыкка киткән кеше юлчы санала, килгән җирендә 15 көннән озакка калса, ул юлчы булып саналмый һәм барлык намазларны да кыскартмыйча укырга тиеш була. Әгәрдә юлчы килгән җирендә 15 көннән азракка калса, намазларын алда күрсәткәнчә кыскартып укырга мөмкин. Алдан әйткәнчә, сәфәр - ул сынау, һәм юлда вакытта Аллаһны ешрак мактау искә алу, догалар белән Аңа мөрәҗәгать итү кирәк.
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев