Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Себернең "Кардәшлек" хәрәкәтенә берләшкән татар яшьләре Томск шәһәрендә очрашу оештыра

Себернең “Кардәшлек” хәрәкәтенә берләшкән татар яшьләре узган елның ноябрендә беренче тапкыр үзләренең очрашуын Омск шәһәрендә үткәрергә тиеш иде. Әмма һава торышы үзгәреп китеп, суыклар килү сәбәпле, кышын бу очрашу узмый калды. Көннәр җылыткач, “Кардәшлек”не кабат җыю теләге белән Томск шәһәрендә яшәүче активист Ринат Нурмөхәммәтов чыкты. Ул татар яшьләре очрашуына 6-8 майда Томск шәһәренә чакыра.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Ринат Нурмөхәммәтовтан “Кардәшлек” татар яшьләре хәрәкәтенең максатлары турында белеште. “Кардәшлек” хәрәкәте – татар яшьләрен берләштереп, аларга үзара аралашырга мөмкинлек бирү өчен гамәлгә куелды. Очрашу вакытында тарихи урыннар белән танышып, яңа дуслар табып булачак, – ди ул. – Томск шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсияне без үзебез алып барачакбыз, өлкән буын вәкилләрен дә чакырырга уйлыйбыз, чөнки аларда мәгълүмат, яшьләргә тапшырырлык мирас күп”.
Экскурсиянең маршруты турында Ринат Нурмөхәммәтов: “Килгән кунакларга без иң элек ак һәм кызыл мәчетләр турында сөйләргә уйлыйбыз. Бу мәчетләрне үз вакытында татар сәүдәгәрләре төзеткән. Аннары маршуртны шәһәрнең Татар бистәсенә багышлаячакбыз, чөнки 100 ел элек монда татарлар гына яшәгән”, – ди.
“Себер яшьләре очрашуларын башка шәһәрләр дә үрнәккә алып, киләчәктә үзләрендә үткәрсеннәр иде, мондый чаралар бер-береңә хөрмәт тәрбияли, ана телен сакларга ярдәм итә”, – дигән теләген белдерә Ринат.
Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләренә берләшү, аралашу мөмкинлеге тудыру өчен,  “Кардәшлек” хәрәкәте идеясе IX Себер татар яшьләре фестивалендә тәкъдим ителде. Ул Новосибирск, Омск, Красноярск, Кемерево, Алтай һәм Себернең башка төбәкләрендә яшәгән татар яшьләрен үз канаты астына җыя. Проект буенча, яшьләргә шәһәр буйлап экскурсияләр, татар КВНы һәм дискотека оештыру планлаштырыла.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев