Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Себер татарлары яшьләренең "Күчем Хан оныклары" дип ис. форумы узачак

30 июнь — 01 июль көннәрендә  Төмән өлкәсе Вагай районы Күбәк авылында Себер татарлары яшьләренең «Күчем Хан оныклары» исемле форумы үтәчәк. Форум программасында Себер татарларының традицион Коръән ашы - «Катым аш» уздырылачак, авыл мәдәният йортында концерт, кызыклы мәдәни һәм спортив чаралар каралган. Бу форум Көнбатыш Себернең мәдәни, тарихи һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү нияте белән оештырыла. Аның кысаларында төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре үзара хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырып, тәҗрибә уртаклашырлар дип өметләнә оештыручылар.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев