Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Schneider Electric" компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Бүген «Schneider Electric» компаниясе белән Казан дәүләт энергетика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы республика Премьер-министры Илдар Халиков алдында әлеге документка «Schneider Electric» АҖнең Россиядә һәм БДБ илләрендәге президенты Йохан Вандерплаетсе һәм КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов кул куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хезмәттәшлек кысаларында «Schneider Electric» компаниясе КДЭУ базасында “Electro Skills” гамәли квалификацияләр буенча уку үзәге булдыруда катнашырга, килешү нигезендә үзәкнең уку зоналарын 7 млн сумлык заманча җиһазлар белән баетырга җыена.

Килешү, Илдар Халиков «Schneider Electric» делегациясе белән очрашу уздыруга ук, имзаланды. Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, республиканың әлеге компания белән хезмәттәшлеге берничә елдан бирле гамәлдә. Ул, җирле партнерлар – «Казань Электрощит», «Татэк» һ.б.лар белән берлектә, түбән вольтлы җиһазлар җитештерү эшен җәелдерә. Моннан тыш, кайбер эре проектларны тормышка ашыруда катнаша, мисалга, Казан вертолет заводының җитештерү куәтен арттыруга юнәлтелгән үзгәртеп кору эшләрендә. «Schneider Electric» компаниясенең Казанда үз офисы булуын да билгеләп үтик.

Йохан Вандерплаетсе, компания Татарстанны хезмәттәшлекне арттыру күзлегеннән Россиянең мөһим төбәге буларак карый, диде. Компания илнең әйдәп барган 20дән артык югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә, алар арасында Казан дәүләт энергетика университеты аерым урын алып тора, дип билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев