Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сарманда М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасына Җәлилнең кызы да кайтачак

17 август көнне Сарман районы Җәлил бистәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар. Татарстанның Милли музее һәм Казанда Муса Җәлилнең музей-фатиры ел саен Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнен уздыра. Төрле елларда мондый чара Арча, Минзәлә, Алабуга, Чистайда һәм Оренбург өлкәсе Мостафа авылында үткәрелгән. Быел шагыйрьнең тууына 110 ел тулу хөрмәтенә 17-18 августта “Туган илгә йөрәкне биреп...” (“И сердце Родине отдать...”) дип исемләнгән Хәтер көне Сарманның Җәлил бистәсендә оештырыла. “Җәлилнефть” учреждениесенең Хезмәт даны музее директоры Альмира Галиәхмәтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйткәнчә, чарага күпсанлы кунаклар килүе көтелә. “Без Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилеваны берничә тапкыр чакырганыбыз бар. Килә алмый иде. Менә быел ул безгә беренче мәртәбә кайтачак. Шулай ук аның кызы Татьяна Малышева, Муса Җәлилнең оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да киләчәк”, - дип белдерде Альмира Галиәхмәтова. Ул шулай ук Казанның Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова, музей-фатирның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова, “җәлилче”, язучы Абдулла Алишның бертуганының улы Илдар Алишев, Җәлил көрәштәше Зиннәт Хәсәновның бертуганының уллары Зиннәтулла Хәсәнов һәм Алмаз Якупов кайтуры турында белдерде. Сүз уңаеннан, Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасының катнашучысы Зиннәт Хәсәнов Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Быел аның тууына 100 ел тулу билгеләп үтелә. Альмира Галиәхмәтова кичәгә чакырылган зур кунакларның әлеге чара хөрмәтенә оештырылган күргәзмә белән танышачаклары, аннары "Җәлилнефть" идарәсенең Хезмәт Даны музеенда булачакларын әйтте. Кичке 18 сәгатьтә Мәдәният сараеның зур залында "Җәлил исемен горур йөртәбез" әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Муса Җәлил шигъриятен сөючеләр катнашачак. Кичәдә Муса Җәлил шигырьләре, шагыйрьнең нәселен дәвам итүче туганнары тарафыннан уен коралларында классик музыка яңгыраячак. Чулпан Җәлилевна хатирәләре белән уртаклашачак. “Бу көнне Җәлил бистәсендә яшәүчеләр һәм район кунаклары Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре белән таныша алачак”, - дип хәбәр ителә Муса Җәлилнең Казандагы музей-йорты сайтында. Кичәдә "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясаячак. Бу оешма Җәлил бистәсендә 35 елга якын уңышлы гына эшләп килә. 30 елдан артык аны Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Җәлил бистәсенең иң хөрмәтле кешеләренең берсе булган Ильдус Мәрдәншин җитәкләгән. Хәзер аның эшен Рәис Кәлимуллин дәвам итә. 18 нче август 10 сәгать 30 минутта “Җәлилнефть” оешмасының административ бинасы янында шагыйрь һәйкәле янында М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган митинг узачак. Митингта татар җырлары, Муса Җәлил шигырьләренә язылган “Сагыну”, “Дулкыннар” кебек көйләр, шулай ук Җәлилнең үзенә багышланган әсәрләр яңгыраячак. Шулай ук Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев