Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сарман районы башлыгы Татарстан делегациясе составында Австриягә бара

Бу көннәрдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин – Австриядә эшлекле сәфәрдә, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.

Аерым алганда, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендәге республика делегациясе 30 октябрьгә кадәр Австриядә булачак, аның составында Сарман башлыгы да бар. Алар анда “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыруда Австрия тәҗрибәсе. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәнең үзара эшчәнлеге“ дигән темага уздырыла торган семинарда катнаша. Бүген Татарстан делегациясе Вена шәһәре мэры белән очрашты.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, үзидарә системасы биредә күпмедер катнаш халәттә булуы, төгәлрәге, инлиз-саксон чалымнары hәм үзидарәнең континенталь төсмерләре hәм моделе белән аерылып тора. Шул ук вакытта аның үзенчәлекле яклары да шактый. Кагыйдә буларак, Австриядә үзидарә автоном, әмма ул дәүләт тәэсиренә дучар. Җирле үзидарә органнары үзидарә эшләрен дә башкаралар, шул ук вакытта дәүләт тарафыннан тапшырылган вәкаләтләрне дә үтиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев