Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сарман гимназиясе укучылары катнашында ЮХИДИ рейды үтте

Бүгеннән мәктәпләрдә укучыларның көзге каникуллары башланды. Шул уңайдан 29 октябрьдә район үзәгендә Сарман гимназиясе укучылары катнашында рейд үтте дип хәбәр ителә «Сарман” газетасы сайтында.

Анда мәктәп директоры Ләйсән Шамилова, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Ләйсән Латыйпова, оештыручы-педагог Алсу Гыйниятуллина, юл-патруль хезмәте инспекторлары Фәнис Әхәтов белән Рәмис Сафин, гимназиянең 6 «А» сыйныфы укучылары Сәйдәш Әгъләмов, Айгөл Гыйниятуллина, Булат Аһунов, Рамазан Әбделкәримов чыктылар. Бу укучылар Алсу Гыйниятуллина җитәкчелегендә «Тугры юл» командасы составында төрле чараларда даими катнашалар, урыннар алалар. Рейд барышында алар инспектор абыйлары туктаткан машина йөртүчеләренә махсус белешмәләр тараттылар, хәерле юл теләделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев