Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сарептада татарлар ничек яшәгән?

8 декабрьдә Волгоградның «Старая Сарепта» музей тыюлыгында «XIX йөз ахыры — XX йөз башында Түбән Идел буендагы татар авыл кешесенең яшәү рәвеше»  исемле күргәзмәнең тантаналы ачылышы көтелә. Экспозициядә татар йортының интерьерын булдырырга тырышканнар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына татар миче, эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, дин тоту әйберләре, кием-салым тәкъдим ителә. sarepta-tatar Татарлар Волгоград өлкәсендә иң күп санлы халыкларның берсе. Бу төбәктә 2010 елгы кеше санын алу буенча 130 милләт кешесе яши дип исәпләнә, сан ягыннан татарлар шулар арасында — бишенче урында.
Бөтендөнья татар конгрессы
фото: sareptamuseum.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев