Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саратовта кызлар арасында Коръән уку буенча "Тере традиция" Бөтенроссия конкурсы узды

26-27 ноябрь көннәрендә Саратовта кызлар арасында Коръән уку буенча “Тере традиция” Бөтенроссия конкурсы узды. Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән “Зейд бин Сабит” Коръән үзәге оештырган. Анда Казан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Кырым, Әстерхан кебек төбәкләрдән 24 кеше үз көчен сынап караган. Казаннан өч кеше чыгыш ясап, барысы да финалга үткән.

Бәйге Саратовта дүртенче ел рәттән уздырыла. 2013 һәм 2015 елларда ул ир-атлар арасында үткән, 2014 елда анда хатын-кызлар катнашкан. Бәйге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында чиратлап үткәрелә.

Бәйгедә халыкара категориягә ия Коръән хафизлар булган хөкемдарлар командасы эшли. Жюри составына Бөтендөнья Коръән укучылар оешмасы каршындагы Коръән фәннәрен укытучы Казаннан шәех Хәссән Хәдия, Бөтендөнья Коръән укучылар оешмасы каршындагы якын чит илләр Коръән үзәкләре җитәкчесе Муса хаҗи Мөхәммәтов һәм Пенза өлкәсе мөфтие Ислам хәзрәт Дашкин кергән. Алар конкурста катнашучыларның тәҗвид кагыйдәләрен һәм текстны яхшы белүенә игътибар иткән.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәистәше, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов кереш сүзендә Коръән бәйгеләренең җәмгыять өчен аеруча мөһим булуын билгеләп узган. “Нәкъ менә шундый чараларда кешеләр Аллаһы Тәгалә сүзләрен өйрәнергә омтыла. Мөхәммәт пәйгамбәр Коръәндә язылган әйберләрнең берсе дә булмаган кешене җимерек йорт белән чагыштырган. Бу чыннан да шулай. Коръән кеше өчен рухи азык чыганагы булып тора, шуңа күрә безгә Коръән укырга һәм аны тормышта кулланырга өйрәнергә кирәк”, – дигән ул сәламләү чыгышында.

Оештыру комитеты рәисе Ильяс хәзрәт Ильясов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә конкурсның җиңүчеләрен атады. Казаннан өч кеше чыгыш ясап, барысы да финалга үткәнен, ә инде финал нәтиҗәсендә, аларның берсенең җиңүгә ирешкәнен әйтте. “Кызганычка, бу – Россия территориясендә бары тик кызлар гына катнаша торган бөтенроссия масштабындагы бердәнбер конкурс. Район, шәһәр, өлкә бәйгеләре бар, ә ил күләмендә – бездә генә”, – дип билгеләп үтте Ильяс хәзрәт.

Шулай итеп, "Ике җүзне яттан уку" номинациясендә Пензадан Әминә Юлгушева җиңү яулаган. Өченче урынны Уфадан Мәрьям Мәҗитова, икенче урынны Санкт-Петербургтан Зөлфия Латыйпова алган. Бу категориядә 14 яшькә кадәрге укучылар катнашканын һәм аларның хафиз булмау шарты куелганын искәртик.

"Биш җүзне яттан уку" номинациясендә беренче урынны хөкемдарлар Саратовтан Эльвира Сәетовага биргән. Өченче урынга Саратовтан Адема Баянгалиева, икенче урынга Казаннан Азилә Хөснетдинова лаек булган. Бу номинациядә конкурсанткалар өчен яшь буенча чикләү булмаганын, әмма аларның бөтен Коръәнне дә яттан белергә тиеш түгеллеген билгеләп үтү мөһим.

"Коръәннең өчтән бер өлеше (10 җүз)" номинациясендә Казан вәкиле Хәлимә Шакирова җиңү яулаган. Икенче һәм өченче урыннар Саратов вәкилләренә – Сафия Хәмитовага һәм Әблә Бедрицкаяга бирелгән. Бу номинациядә яшь һәм белем дәрәҗәсе буенча чикләүләр булмаган.

“Хафиз” (бөтен Коръәнне яттан уку) номинациясендә жюри әгъзалары җиңүче билгеләмәскә карар кылган. “Ни өчен дигәндә, Коръәнне тулысынча яттан укырга теләүче ике генә кеше килде. Алары да Саратовтан иде. Дагыстаннан килергә тиешләр иде, әмма килә алмаулары турында хәбәр иттеләр. Бу номинация буенча катнашучылар булмагач, Саратов вәкилләре тарафыннан күрсәтмә чыгышлар гына булды”, – диде Ильяс хәзрәт. Ул бу конкурсның тамашачылар күп булып, аларның Коръән укучыларны дикъкать белән тыңлавы, барлык жюри әгъзаларының халыкара категориягә ия булуы, беренче тапкыр турыдан-туры трансляция оештырылуы белән үзенчәлекле булуын билгеләп узды.

Номинацияләр арасында тәнәфесләрдә бәйрәмгә килгән тамашачылар арасында лотерея уйнатылган. Кыйммәтле призлар арасында Мәккәгә Кече Хаҗга (Гомрә) юллама да булган. Аны Саратов мөслимәләренең берсе откан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев