Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саратов өлкәсенең "Мирас" татар-башкорт үзәгендә әниләргә багышланган бәйрәм узды

Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендәге “Мирас” татар-башкорт үзәгендә әниләргә багышланган бәйрәм узды. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. “Әнием – күз нурым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә җирле “Алтын ай” ансамбле, “Ләйсән” балалар ансамбле, “Мирас” тарихи-фольклор театры чыгыш ясаган. Бәйрәм кунакларында “Әби сандыгыннан” дип аталган күргәзмә, анда тәкъдим ителгән чигелгән ашъяулыклар, сөлгеләр һәм намазлыклар, бәйләнгән келәмнәр, бизәкле милли киемнәр зур кызыксыну уяткан. Бәйрәмне Казаннан “ТНВ–Планета” телеканалы журналистлары төшереп киткән. Тиздән Балаково татарлары турында телевизион тапшыру күрсәтелер дип көтелә. “Без милли-мәдәни үзәкләрнең эшчәнлеген хуплыйбыз. Аларның актив тормыш белән яшәве куандыра. “Мирас” милли-мәдәни үзәгендә аеруча иҗади тормыш кайнап тора, алар үз биналарында гына түгел, шәһәр һәм районда балалар, укучылар, студентларны җәлеп итеп, даими төстә бәйрәмнәр оештыра. Мондый бәйрәмнәр төбәктә яшәүче халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә”, – дип билгеләп үтә Балаково районы башлыгы Иван Чепрасов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев