Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саранскта узган КВН Халыкара берлеге Лигасының финалында Татарстанның "Казан" командасы җиңү яулады

Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә 1 декабрь кичендә узган Идел буе КВН Халыкара берлеге Лигасының финалында Татарстан башкаласыннан “Казан” командасы җиңде. Бу хакта Лиганың рәсми сайты хәбәр итә.

Барлыгы ярышта алты команда катнашты. Алар – Грозныйдан Чечня вузлары җыелма командасы, Самараның авыл хуҗалыгы академиясе җыелмасы, Волгоградның “Город питон”, Ульяновскиның “Город мечты” командалары, һәм Татарстаннан – Алабуганың “Система зажигания” белән республика башкаласының “Казан” командалары.

Финалга кадәр Лиганың рәсми сайтында оештырылган сораштырулар тамашачылар өстенлекне Чечня командасына бирүен күрсәткән. Нәтиҗәдә исә Лиганың чемпион исемен “Казан” командасы яулады. Икенче урында – самаралылар. Хәзер казанлылар КВН ның телевизион уеннарында катнашу хокукына ия булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев