Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сара Садыйкованың моңарчы нәшер ителмәгән 143 әсәре тупланган яңа китап чыкты

Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская хәбәр итте. “Биби Сара моңнары” дип аталган китап, әнкәйнең әсәрләре кергән ноталы сигезенче басма, - ди Әлфия Айдарская. – “Биби Сара моңнары” китабының кереш өлешенә әнине юксынып язган шигыремне дә урнаштырдым. Әнкәй халык арасына чыкканда, баш түбәсенә калфак тагып чыга торган иде бит. Калфак киеп төшкән фотосы да китапны  бик матур гына бизәп тора. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм 1976 елда әнигә атап шигырь язган. Шигырендә ул әнине “Биби Сара” дип атый. Әнинең чын исеме Бибисара булган бит. Менә яңа чыккан китапны да шул исем белән атарга карар кылдым”. sara
Югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, тәүге татар операсы “Сания”дә төп партияне әүвәлге мәртәбә башкаручы, бихисап җырлар авторы Сара Садыйкованың архивын кызы - Әлфия Айдарская бүгенге көнгә кадәр өйрәнә. Моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасын барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев