Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сара апа Садыйкова мине: "Наратлыбашның сазлыгына алыштырдыңмы Казанны?" - дип әрләде" - Әлфия Хәйруллина (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Әлфия апа Хәйруллина, заманында, “калфаклы сандугач” Сара Садыйкова өендә яшәргә, зур сәхнәләрне тотарлык җырчы булырга тиеш була...

Ата-аналар җыелышында үзем җырлыйм, үзем елыйм”

Бар җаныннан моң түгелгән үзешчән сәнгатькәрләр белән очрашкан саен хәйран калам. Буа районында яшәүче Нурдания апа Низамова белән таныштырган идек инде. Бүген исә тагын бер җырчыны тәкъдим итәбез. Әлфия апа Хәйруллина да – Буа районының Түбән Наратбаш авылында тыйнак кына гомер итә. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Әлфия апаның Казанга килергә, зур сәхнәләргә чыгарга да мөмкинлеге була. Тик тыйнак татар кызы, әти-әни сүзен аяк астына салмыйча, балачак хыялыннан баш тарта, авылда кала.

– 5 сыйныфта укыганда беренче тапкыр ата-аналар җыелышында җырладым. Радиодан отып алган идем ул җырны. Әлфия Авзалова башкаруындагы “Яшь наратлар”. Үзем җырлыйм, үзем елыйм. Директор Лотфулла абый: “Бәбкәм, ник елыйсың син?” ди. Бала гына булсам да, күңелемә авыр тоелган, күрәсең. “Минем бүген абыем армиягә китә”, - дидем. Менә шуннан авыл мәдәният йорты җитәкчесе мине сәхнәдән төшермәде: авыл кичәләрендә дә, район концертларында да катнаштым. Шул көннән башлаган идем, шушы көнгә кадәр җырсыз торганым юк, – дип сөйләп китте Әлфия ханым.

Җырга сәләт кемнән күчкән дип, баш ватасы да юк. Кайсы гына гаилә әгъзасын алма: барысы да үзенә күрә җырчы.

– Әби бик матур җырлый иде. Шул сәләт әтигә дә күчкән. Әни исә мәктәптә җыр дәресе укытты. Туганнан-туган абыем бик матур җырлый, атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә дә лаек булды, – ди ул.

Сара апа сине ошатырга тиеш”

Ә бит язмыш Әлфия апага, ул заманда теше-тырнагы белән сәхнәгә менәргә, җырчы булырга хыялланучыларның төшенә дә кермәгән бүләк әзерли.

Укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән кыз үзе дә укытучы булу теләге белән Казан педагогия училищесына укырга керә. Менә шуннан башлана да инде.

– Кураторыбыз Разыя Тимерханова мине бервакыт, “Син матур җырлыйсың, тавышың моңлы”, - дип, Сара Садыйкованың өенә алып барды. Сара апа ширбәт ярата икән, кибеткә кереп ширбәт, аңа өстәп, торт алдык. Артист кешегә бит әле чәчәксез дә булмый дип, 50 тиенгә чәчәк бәйләме дә юнәттек.

Сара апа мине, чыннан да, ошатты. “Почти землячка” син минем, дип, бик җылы каршы алды (Сара Садыйкова Апас районының Тутай авылында туган – авт.). Җырчы бу вакытта бер бүлмәле фатирда үзе генә яши иде. Кызы Әлфия апа Мәскәүдә кияүдә.

Сара Садыйкованың үзенең труппасы бар, аның гөрләп эшләгән мәле. Ул биш куллап мине шунда алырга булды. “Кием-салымны химчисткага бирәм, атнага бер идән юсаң, үземдә торырсың, әллә кая кеше почмакларында йөртмим”, – диде.

Артист – һөнәрмени ул, нәселдә булмаганны!”

Минем тормыш кинәт үзгәрергә тора, укытучыга укыган җирдән җырчы булмакчымын бит! Әти-әни дә минем тормышта шулай юл яруыма күкнең җиденче катында булырга тиеш. Озын матур күлмәкләр, биек сәхнәләр, артистлар тормышын күз алдыма китереп, татлы хыялларга чумып авылга кайттым. Ниятем: сөенче алу! Тик кайда ул?! Сүземне әйтеп тә бетерә алмадым: “Артист һөнәрмени ул, артистның гаиләсе дә, тормышы да юк”, - дип, әни каршы төште. Әти дә каяндыр артистларның “тәртипсез тормыш алып баруы” турында ишетеп алган. Турыдан бәрмәсә дә, кыеклатып миңа шуны төшендерә.

Әни җырларга яратуымны да белә, авыл концертларында җырлап йөрүемә дә каршы булмады. Алай гына да түгел, канатландырып торучым да ул. Тик Казанга җибәрергә теләмәде.

Салих Сәйдәшев чактан гына безнең җизни булмый калган

Безнең бабайның сеңлесен Салих Сәйдәшев яраткан. Рәйсә апа банкта эшләүче бик чибәр, япь-яшь кыз булган. Салих абый аны бик ошаткан, сафьян читекләр тектереп, аны кияүгә алырга йөргән. Бабай коры, бирмәгән. Рәйсә апа да Салих абыйга карата битараф булмаган, күрәсең. Гомере буе елый-елый Салих Сәйдәшевны сагынып сөйләде. Үзенең ире бик усал прокурор булды.

Әни минем боегуымны күреп: “Әти Рәйсә апаны да артистка бирмәде, артист булып, исем чыгарыргамы? Нәселдә булмаганны!” дип әрләп атты. Шулай итеп, җырчы булмый калдым.

Казанны сазлы Наратбашка алыштырдыңмы?”

Тик язмыш дигәнең бер шаяра башласа, туктамый, шаяртып, һаман күңелне алгысытып тора бит ул.

– Бервакыт Сара апа безнең авылга концерт белән килде, – ди Әлфия апа. – Бик пычрак чакка туры килде ул. Авыл эченә машиналар керә алмый бит инде, мәшһүр Сара апага да бутый (резин итек) кидергәннәр. Әни миңа күчтәнәчләр хәзерләп җибәрде, “Күңелеңдә калмасын, концерттан соң, сәхнә артына кертерсең”, янәсе. Концерт бик җылы үтте. Аннан соң сәхнә артына кердем. Сара апа мине шундук танып алды да: “Наратлыбашның сазлыгына алыштырдыңмы Казанны?” дип, пычракка баткан бутыен күрсәтә-күрсәтә әрләде. Аннары кочагына алды да, ярым пышылдап: “Бар, кайт та җыенып кил, ятма бу Наратлыбашның сазлыгында, алып китәм”, - диде.

Язмышы икенче тапкыр мөмкинлек биргәч тә, Әлфия апа таш калага, зур сәхнәгә китәргә батырчылык итми.

– Шулай насыйп булгандыр инде. Монда кияүгә чыгып, туган авылда гомер итәргә язгандыр”, – ди ул. – Минем, күрәсең, җырчы булу теләгем көчле булмаганмы, йә сүнәргә өлгергәнме шунда, артык талпынмадым.

Серле язмыш тагын бер котыртып ала Әлфия ханымны. Миңгол Галиев аның авылдашы Фиргать исемле абый белән армиядә бергә хезмәт иткән була. Очраклы рәвештә генә Әлфия апаның җырлавын ишетеп, ул да кыстый әле Казанга китеп, артист булырга. Бар булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган Әлфия апа инде артык җилкенми дә.

Такмак җырлар минем өчен түгел”

Әлфия Хәйруллина – 40 ел буе балалар бакчасы тәрбиячесе, соңрак аның мөдире булып эшли. Әнисе авырып киткәч, педучилищены читтән торып тәмамлый. Соңрак педагогия институтының география бүлегендә читтән торып укый. Тик ул җырдан башка бер генә көн дә яшәми. Ул – авыл сәхнәсе йолдызы гына түгел. Камал, Тинчурин театрында да, Филармония сәхнәсендә дә җырлаган кеше ул. Иҗатка юл яручы булмаса да, гомер буе Сара Садыйковага карап үскән Әлфия апа. Үзе исә хәзер – Буаның “калфаклы сандугачы”.

– Такмак җырлар минем өчен түгел, озын, моңлы җырлар яраттым. Хөснул Вәлиуллинның “Акчарлаклар” җыры – минем визит карточкам, – ди үзе.

Күңелендә ургыган илһам чишмәсен тыеп торып була димени? Төп эше җыр белән бәйләнмәсә дә, чакырган җирдән калмый ул. Кирәк икән, Буага да, Казанына барып җырлап кайта.

Казанга, конференциягә барам дип, җырларга китә идем”

– Гөнаһ та булгандыр инде, Казанга җырларга барырга кирәк булса, өйдән “конференциягә” дип чыгып китә идем. Ул вакытта көнендә әйләнеп кайтып буламыни? Ирем көнләшмәде үзе, җырлавымны яратты. Шулай да каенаналарга җырлап йөргәнне белдермәдем, – ди Әлфия апа.

Әлфия Хәйруллинаның Мактау кәгазьләре бихисап. “Иске Казан” түгәрәк уенында, акапеллага җырлап, ул беренче дәрәҗә Дипломга ия булган, “Балкыш” фестиваленең беренче елында ук лауреат булып танылган.

– “Балкыш” фестивалендә беренче елдан бирле катнашам. 2012 елда лауреат булдым. Филармониядә чыгыш ясадым. Жюри рәисе Шамил Әхмәтҗанов та: “Искиткеч талант авылда әрәм ята икән”, - дип бәяләгән. “Кайда укыдың?” - дип сорый миннән. “Укымадым шул, мин балалар бакчасында гына эшлим”, - дидем.

Әлфия апа 11 ел элек сыңар канат белән кала. Ире Илдар абый 52 яшендә дөнья куя.

– Аны сагынмаган бер генә көнем дә юк. Парлы тормыш белән яшәүчеләргә кызыгам, барысына да тигез гомерләр телим. Иремне уйлаган саен, озын итеп бер җырлап җибәрәм икән. Үзем дә сизмәстән. Шулай итеп юксыну учагына су сибеп яшим, – ди Әлфия апа яшь аралаш.

Пианинода уйнавымны төштә дә күрәм”

Алда әйткәнемчә, Әлфия апа Татарстан сәхнәләрен яулый алмаса да, авыл-район сәхнәсеннән төшмәгән.

– Елына өчәр тапкыр спектакль куя идек авылда. Спектакльләрдә җырлы рольләрне гел миңа бирәләр иде. Хәтта ролемдә җыр булмаса да, барыбер бер моңлы җыр кертеп җибәрәләр. “Халыкны җәлеп итәргә кирәк, Әлфия, менә бу урында берне җырла инде”, - дия иде клуб мөдиребез.

Яше барса да, Әлфия Хәйруллинаның тавыш киңлеге дә, Ходай биргән моңы да сөбханалла гына! Бүген ул Буада оешкан “Гөлҗамал” фольклор ансамбленә йөри, дини чараларда мөнәҗәтләр әйтә. Ильяс Халиков, Зөһрә Сәхәбиева репертуарындагы мөнәҗәтләрне дә отып алган.

– “Бигрәк тә җырларга яраткансың икән” дия иде әни. Аның бу сүзләрендә мине җырчы итә алмаганы өчен үкенү дә, гафу сорап аһәңнәре дә бар кебек тоела иде. Үткән эшкә салават диләр бит. Язмышымнан зарланмыйм, – ди Әлфия апа. – Тик менә пианинода уйнарга өйрәнәсем килеп калды. Әле һаман да, кайчак төшемдә пианинода уйнавымны күрәм.


Автор: Чулпан ШАКИРОВА, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев