Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкцияләргә карата иң яхшы җавап – бизнеска тулаем ирек бирү – Владимир Путин

Россия Президенты Владимир Путин санкцияләргә иң яхшы җавап - бизнеска максимум ирек бирү, дип белдерде «Эшлекле Россия» съездында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт башлагы фикеренчә, хөкүмәт органнары, хокук саклау органнарын да кертеп, эшмәкәрләр җәмгыятьләре белән диалогны дәвам итәргә, алар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тиешләр.

Путин Россия икътисадын тотрыклы итүгә ирешелде, хәзер ныклы үсеш темпына чыгарга да була, дип өстәгән. Моның өчен «яңа инструментлар табу кирәк», дип саный ул.

Шулай ук РФ Президенты илдәге чимал эшкәртми торган компанияләрнең киләчәк базарында лидерлык позициясен яуларга мөмкинлегенә ышаныч белдергән.

Федераль Җыенга юллама әзерләгәндә эшмәкәрләр җәмгыятьләре киңәшләре һәм тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак, дип аерым билгеләп үткән ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев