Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта традицион "Фәезханов укулары" уза

Быел ундүртенче тапкыр оештырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе “Төрле динле Россия дәүләтендә хакимият һәм җәмгыять: проблемалар һәм дәресләр” дигән теманы үз эченә ала. Җыен Идел буе һәм Урал мөселманнары тарихында күренекле урын алып торган Абдулла Алиевның тууына 300 ел тулуга багышлана. Без аны Батырша буларак беләбез. Җыенда Россия мөселманнарының дини лидеры – мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү сүзе белән чыкты. Конференциядә Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Михаил Пиотровский, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург уку йортлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль башкарма хакимият органнары, Россия һәм чит илләрдәге дини белем бирү үзәкләре вәкилләре катнаша, дип яза ислам.ру. Җыенда шулай ук "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеге тәкъдим ителәчәк. Әлеге сүзлек "Россия Федерациясендә Ислам" энциклопедик сүзлегенең чираттагы томы булып тора. Аның беренче экземплярлары узган Казанда тәкъдим ителгән иде. "Мәдинә" нәшрият йорты "Татарстанда Ислам" энциклопедик сүзлеген күпләп бастырып чыгарды.

Чыганак: http://www.tatar-islam.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев