Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта "Тәрҗеман" газетасының 4 томлыгын тапканнар

Санкт-Петербург университеты профессоры атаклы “Тәрҗеман” газетасының 4 томлыгын тапкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Европа университетының тарих факультеты профессоры Әлфрит Бустанов үзе хәбәр итте. “Истамбулның китап ярминкәсендә йөргәндә, Исмәгыйль Гаспринский нәшер иткән "Тәрҗеман” газетасының  4 томлыгын сатып алдым, - ди Әлфрит Бустанов. – Әлбәттә, “Тәрҗеман” газетасының барлыгын күпләр белә, аны кулланалар, хәтта электрон варианты да бар. Ә менә 15 килограммлы басманы төрекләр әзерләгән. Монда газетаның барлык саннары да бергә тупланган. Атаклы мәгърифәтчебезнең хезмәтләрендәге материаллар татарларга багышлана. Петербург, сугыш белән бәйле мәгълүматларны күрдем.
Профессор әлеге уникаль басмаларны үзенең фәнни эшчәнлегендә дә кулланачагын белдерде. “Мин үзем кулъязмаларга күбрәк таянып эш итәм. Төрле вакытлы матбугат чыганакларына бик үк ышанып бетмим. Шулай да И. Гаспринскийның “Тәрҗеман” газетасы заманында бик данлыклы һәм популяр басма булган. Бу басма күп даирәләрдә билгеле. Әлбәттә, томлыкларны табып ачыш ясадым, дип әйтә алмыйм. Газет нөсхәләре саклана торгандыр. Ә менә барысын да бергә туплап эшләнгән томлыклар без галимнәр өчен бик файдалы һәм мондый китапны кулга төшергәнемә бик шатланам”, - диде Әлфрит Бустанов.
Исегезгә төшереп узабыз, узган ел Исмәгыйль Гаспринскийның 165 еллыгын билгеләп үтелде. Исмәгыйль Гаспринский  – XIX гасыр азагында, күп тапкырлар мөрәҗәгать итүгә карамастан, патша хөкүмәте татарларга һәм башка төрки халыкларга үз милли вакытлы матбугатын нәшер итәргә рөхсәт итмәгән чорда, нәкъ менә “Тәрҗеман” дип аталган газета нәшер итә алган шәхес буларак та дан казанды. Төрки халыкларның мәгариф системасын яңартуга, аң-белемен үстерүгә, төрки халыкларны берләштерүгә өндәгән, шул хакта мәкаләләр, китаплар язган, уку-укыту программалары төзегән, Россия төбәкләрен йөреп чыккан, Парижда француз телен өйрәнгән, Кырымның Бакчасарай шәһәрендә киң кырлы дәүләт һәм җәмәгатьчелек эшен алып барган кеше. 1883 елда чыга башлаган “Тәрҗеман” газетасы битләрендә Казанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларга, үз заманының танылган мәгърифәтчеләре, язучылары, журналистларының язмаларына да урын бирелгәне мәгълүм.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев