Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көне уңаеннан күп төрле чаралар узачак

Бу хакта Санкт-Петербург  һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге рәсми сайтында хәбәр ителә.
7 сентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа басмалары тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында – «Уланы. Доблестные сыны Великой Степи» һәм «Мусульманский Петербург. Исторический путеводитель: Жизнь мусульман в городе на Неве и в его окрестностях» китаплары. Чарада институт җитәкчелеге һәм Санкт-Петербург шәһәренең фәнни җәмәгатьчелеге дә катнашыр дип көтелә.
8 сентябрьдә Казанда туып үскән рәссам Роберт Мифның (Мифтахетдинов) картиналар күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә багышланган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев