Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта татар рәссамы Роберт Мифтахетдиновның күргәзмәсе ачылачак

Август ахырында Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче талантлы татар рәссамы Роберт Мифтахетдиновның (Роберта Миф) Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмәсе ачыла. Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин рәссамның остаханәсендә булды, дип хәбәр итә Вәкиллекнең матбугат хезмәте. Рәссамның иҗатында төп тема – Невадагы шәһәр. Шулай ук, билгеле, туган ягы – Татарстанның авыл пейзажлары. Роберт Мифтахетдинов 1966 елда Казанда туган. Башлангыч сәнгать белемен Татарстанда алган, аннан Санкт-Петербургның В.И.Мухина исемендәге дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә укыган.  Рәссам – “Санкт-Петербург ирекле рәссамнар вернисажы” җәмәгать оешмасы, шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясе "Алтын” иҗади секциясе һәм Санкт-Петербургның рәссамнар берлеге әгъзасы. Традицион “Петербург”, Финляндиядә халыкара “Keso Putikko” һәм башка күргәзмәләрдә даими катнаша. Җәмгысе Россиядә һәм аннан читтә 55тән артык күргәзмәдә катнашкан. Роберт Мифның картиналары Санкт-Петербургта Губернатор һәм Хөкүмәт биналарында, Мәскәү һәм Бөтенроссия Патриархы Резиденциясендә, музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Картиналарын Россия, Бөекбритания, Италия, Франция, АКШ, Финляндия, Япония, Яңа Зеландиядә дә очратып була.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев