Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта "СП хатын-кызлар эшмәкәрлеге көннәре" башланган

Санкт-Петербургның Импортны алмаштыру һәм локализация үзәгендә “Санкт-Петербургта хатын-кызлар эшмәкәрлеге көннәре” тармакара атнасы танталы төстә ачылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Санкт-Петербургның Эшмәкәрлек һәм кулланучылар базарын үстерү комитеты рәисе Эльгиз Качаев, Санкт-Петербургның Закон чыгару җыены депутаты Ирина Иванова, "Деловая Петербурженка" оешмасы президенты Зоя Винниченко, бизнес-бергәлек җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм Россия төбәкләренең Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкилләре катнашкан.

Үзәкнең экспозициясендә мода, азык-төлек, сәяхәт индустриясенә хатын-кыз карашы, шулай ук хатын-кыз кәсепчеләр җитештергән уникаль эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

Чараның модераторлары һәм катнашучылары Татарстанның да икътисади һәм инвестицион потенциалы, үсеш өчен кызыклы бизнес-юнәлешләр, хатын-кызлар эшмәкәрлеге хезмәттәшлеге һәм туристик мөмкинлекләр күрсәтелгән стенд белән танышкан. Татарстан икътисадының иң өстенлекле юнәлешләреннән берсе булган экологик туризм халыкта аеруча зур кызыксыну уяткан.

Атна дәвамында Татарстан стенды республика турындагы реклама-мәгълүмат материаллары белән танышырга тәкъдим итәчәк, ә консультантлар Үзәккә килүчеләрне кызыксындырган бөтен сорауларына җавап бирәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев