Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта Россиянең төрле почмакларыннан килгән татар студентлары очрашуы узган

Санкт-Петербургта Россиянең төрле почмакларыннан килеп Төньяк башкаладагы югары уку йортларының беренче курсына укырга кергән татар студентлары очрашуы узган. Бу хакта Санкт-Петербургта чыгып килүче "Файда" татар-башкорт газетасы хәбәрчесе Алсу Нигъмәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, елдан-ел Төньяк башкалада белем алырга теләүче татар егет һәм кызлары арта бара. Моны очрашуда чыгыш ясаган Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Шамил Шәяхмәтов та раслаган. Хәзерге вакытта шәһәрнең 6 университетында Татарстаннан 300дән артык беренче курс студенты укый. "Питер буйлары" Милли-мәдәни үзәге Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкилллеге, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мөхтәрияте белән берлектә оештырган чарада студентлар шәһәрнең татар оешмалары эшчәнлеге белән танышкан, эшлекле элемтәләрен киңәйткән, фикердәшләр тапкан, үзләренең кызыклы фикерләре белән уртаклашкан. Очрашуда беренче курс студентларыннан тыш, алдагы елларда үткән шундый ук чараларда катнашучылар да булган. Алар татар берләшмәләре лидерлары, бизнесменнар һәм төбәкнең иҗтимагый тормышы активистлары белән берлектә үзләренең тәҗрибәсе турында сөйләгән, киңәшләр биргән. Бу чараны оештыручыларның төп максаты - Татарстаннан читтә гомер кичерүче яшьләрне берләштерү, тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятне саклап калу, яшьләрне актив иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү. Шуңа да студентлар белән милли чаралар үткәрү һәм Санкт-Петербургның мөселман зиратларында өмәләр үткәрү өчен волонтерлар советы да оештырылды, дип белдерде "Питер буйлары" татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Рөстәм Хучашев. Аның сүзләренчә, очрашуда тел клубын оештыру төрында да фикер алышканнар. Анда туган телләрен белүчеләр үзара аралашып, башкаларны да татар телендә сөйләшергә өйрәтер дип ниятләнә. Бу проектларның барысын да "Питер буйлары" үзәге тормышка ашыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев