Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта беренче хәләл даруханә ачылган

Шул уңайдан үткәрелгән тантанада төньяк башкала мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Панчеев, шәһәрнең сәламәтлек саклау комитеты вәкилләре, эшкуарлар катнашкан. Бу хакта мөфтиятнең рәсми сайты хәбәр итә. Мөфти Петербургта хәләл даруханәләр челтәре барлыкка килер дигән өметен белдерә һәм төбәктә хәләл индустрияне үстерүгә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Хәләл дарулар составына спирт, дуңгыз ите һәм, гомумән, шәригать кануннары нигезендә чалынмаган хайваннар компонентлары керми. Хәләл даруханәдә хатын-кызлар яулыктан эшли, ягъни дресс-код таләпләренә буйсына, диелгән хәбәрдә. Даруханәдә эшләүчеләрдән татар, башкорт һәм чечен телләрен белүләре сорала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев