Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта Бакый Урманчега багышланган кичә уздырылган

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә урнашкан Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәни үзәгендә Бакый Урманчега багышланган кичә узды. Әлеге вәкиллек хәбәр иткәнчә, кичәне Каюм Насыйри исемен йөртә торган үзәктә татар теле курсларын укучылар оештырды һәм алып барды. Чарага Санкт-Петербургның билгеле татар сәнгать эшлеклеләре һәм төбәкнең татар яшьләре чакырулы иде. Бакый Идрис улы Урманче – рәссам, скульптор, график, фотограф. РСФСР ның халык рәссамы, ТАССР ның халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты. Бүген Бакый Урманче әсәрләре музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә урын алган. Бу - 200 гә якын скульптура һәм 400 ләп рәсем. График эшләнмәләр һәм караламаларга килгәндә, аларның саны берничә мең. Бакый Урманче - татар профессиональ рәсем сәнгатенең иң башында торучы шәхес. Ул - татарлар арасыннан совет сынлы сәнгать уку йортында югары профессиональ белем алган беренче рәссам. Башта 1919 нчы елдан ирекле Казан рәсем остаханәләрендә, аннары Мәскәүнең югары сынлы сәнгать һәм техник остаханәсендә белем ала. Биредә ул ике факультетта укый: сынчыга А.Голубкинада өйрәнә. Рәсем сәнгатенә А.Шевченкодан төшенә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев