Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургның "Нур" татар милли-мәдәни йортында Ленинград чолганышы корбаннарын искә алачаклар

27 гыйнварда Санкт-Петербургның “Нур” татар милли-мәдәни йортында Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград чолганышы өзелү истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу тарихи көнгә быел 74 ел, шулай ук Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 73 ел тула. Әлеге кичә Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге белән берлектә оештырыла, дип хәбәр итә "Нур" үзәге. “Сугышның милләте юк. Беркем дә сугыш өчен тумаган!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә “Ленинград чолганышында яшәгәннәр” иҗтимагый оешмасы әгъзалары, иҗади коллективлар, шул исәптән “Нур” ансамбле, Санкт-Петербургта гомер итүче язучы һәм журналист Рәхим Теләшев катнашыр дип көтелә. Татарстанның Хәтер китабы мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны яклап, Татарстаннан 17 меңгә якын кеше һәлак була, аларның якынча биш меңе шәһәрнең Пискарево мемориаль зиратында җирләнгән. 1941 елның 8 сентябрендә башланган блокада якынча 900 көн дәвам итә. Чолганыш 1943 елның 18 гыйнварында өзелә, әмма Ленинград тулысынча 1944 елның 27 гыйнварында гына азат ителә. Блокада  елларында, төрле мәгълүматлар буенча, 400 меңнән 1,5 миллионга кадәр кеше һәлак була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев