Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербург политехника университеты КНИТУ-КАИ белән хезмәттәшлек турында килеште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудский белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ) ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Яклар киләчәк стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аннары Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты белән Туполев исемендәге КНИТУ арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү һәм консорциумда катнашу турында шартнамә имзаланды. Документларга Санкт-Петербург политехника университеты ректоры, профессор Андрей Рудскиий һәм КНИТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев