Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербург, Финляндия, Эстония, Латвия һәм Татарстан эшлекле даирәләре уртак инвестицион проектлар турында фикер алышты

Санкт-Петербург һәм Финляндия эшлекле даирәләренең Татарстанга бизнес-миссиясе тәмамланды. Аны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Делегация составына Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләүче төрле предприятие җитәкчеләре кергән. Сәфәр "Машина төзелеше. Металл эшкәртү" күргәзмәсе һәм "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" форумы кысаларында узган. Бизнес-миссиянең соңгы көнендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Денис Вәлиев белән очрашу узган. Анда Татарстанның Төньяк башкаладагы Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Финляндия һәм Петербург компанияләре вәкилләре катнашкан. Бизнес-миссия вәкилләренең географиясе киңәя: Балтыйк буе илләре компания җитәкчеләре дә эшкә актив керешкән. Әлеге чаралар Санкт-Петербург, Финляндия, Эстония, Латвия һәм Татарстан эшлекле даирәләренең икътисадның төрле өлкәләрендә уртак инвестицион проектлар тормышка ашыру һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытудагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелә. Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, бу Даими вәкиллек оештырган беренче генә сәфәр түгел. Ел саен Татарстанга Петербург бизнесы вәкилләренең 4-5 сәфәре оештырыла. Бу төбәк предприятиеләре арасында икътисади элемтәләрне үстерү максатында эшләнә. "Делегацияләр өчен төбәк хакимияте җитәкчеләре, профиль комитетлары һәм алдынгы предпряитие җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәлләр, предприятиеләргә экскурсияләр һәм сөйләшүләр оештырыла", - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев