Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сан-Францискода Америка – Россия Эшлекле Советының еллык утырышы башлана

Иртәгә Сан-Францискода Америка – Россия Эшлекле Советының еллык утырышы башлана. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе дә катнашачак. Татарстан делегациясенең бүген юлга кузгалачагы билгеле. Эш сәфәренең программасында Сиэтл һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә булу каралган. Бу хакта республика Хөкүмәте сайтында мәгълүмат бар.

Америка – Россия Эшлекле Советы утырышына чыгарылган төп тема: “Инновацияләр һәм Россия икътисады үсешен яңарту”. 11 ноябрьдә анда Рөстәм Миңнеханов “Россиядә икътисади үсеш катализаторы буларак инновацияләр” темасына төп доклад белән чыгыш ясарга планлаштырган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев