Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сан-Франциско татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан татарча-инглизчә сүзлек чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Сан-Франциско татарлары җәмгыяте рәисе Туран Апакай белдерде.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 9-11 ноябрьдә АКШка өч көнлек эш сәфәре кыла, Татарстан Президенты Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәр янындагы Берлингейм торак пунктында Америкада яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

Туран Апакай Татарстан Президентының киләчәге 30 июльдә – Сан-Франциско Сабан туе узган көнне билгеле булган. Бу хакта аларга бәйрәмгә килгән Татарстан вәкиле хәбәр иттек. “Бу очрашуны планлаштыра башлаганда ук иң беренче итеп “Туган телне”  җырларга вакыт кирәклеген әйттек. Ул очрашуның азагында яңгырады. Татарстанда яшәмәсәк тә, бөтенебез дә диярлек сүзләрен белә, “Туган тел” хәтердә тора. Очрашуда Сан-Франциско татар җәмгыяте әгъзалары – кырыклап кеше иде. Күбебез Россиядә тумадык, мин үзем дә АКШта тудым, әмма барыбыз да татарлыкны сакларга тырышабыз, шул безнең мөһим максатыбыз”, - диде Туран Апакай.

Сан-Франциско татарларыннан бүләк итеп, Татарстан Президентына “Сан-Франциско“ дип язылган куртка биргәннәр. “Татарстан Президентының Сан-Франциско якларына килгәне бар, әмма безнең бинабызга беренче тапкыр килүе. Рөстәм Миңнеханов безгә Казан Кремле ясалган бик матур картина бүләк итте, ул безнең бинаның иң түренә куелачак. Шулай ук татарча җырлар өчен караоке аппараты бүләк итте”, - диде татар җәмгыяте рәисе.

Туран Апакай Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда сүз нәрсәләр турында барганын да әйтте. “Без аңа үз тарихыбызны сөйләдек. Татарлыкны саклап калу өчен нинди программаларыбыз барын, нинди кичәләр булуын сөйләдек. Берничә кеше мондагы кечкенә фирмаларның Татарстан белән ничек эшли алачагы турында кызыксынды. Татарчадан инглизчәгә калын, яхшы сүзлек чыгаруда ярдәм сорадык. Безнең күбебез русча белмибез, кириллицаны акрын укыйбыз, шундый сүзлек булышыр иде, дидек, - дип сөйләде Туран Апакай. - Рөстәм Миңнеханов безнең теләкләребезне исәпкә алачагын әйтте. Нинди сәбәп белән килүен аңлатты, Татарстандагы проектлар, татар теле ничек укытылуы турында сөйләде”.

“Күбебез хөрмәтле Президентны беренче күрәбез. Бик күңелле булды, бик җиңел сөйләштек. Әңгәмә гел җитди генә барды дип әйтеп булмый, бик җиңел, көлешеп сөйләштек. Минем фикеремчә, нинди генә татар белән танышсаң да, ун минуттан соң аны гомерең буе белгән кебек буласың. Сәгать ярым тирәсе булглан бу очрашу да шулайрак булды”, - дип сөйләде Туран Апакай.

Туран Апакай АКШ татарларының тарихы турында да сөйләде. “Безнең халкыбызның күбесе 1920 елларда Россиянең Казан, Пенза якларыннан Кытай, Төркия, Япония, Кореягә китеп урнашканнар. 1950-1960 елларда алар АКШка күченә башлыйлар. Татарлар бергә булырга һәм бер-берсенә булышырга тырышканнар.

Безнең мәхәллә 1960 елда оешты. Ул чагында монда егермеләп кенә татар гына бар иде, алар җәмгыять корырга дигән карар кабул иткән. Жыелышып, үз акчаларына бина сатып алып, үз көчләре белән ремонтлаган. Аңа Америка-төрки-татар ассоцияциясе исеме бирелгән. Җәмгыятебезнең иң мөһим максаты – динебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне югалтмау”, - дип аңлатты ул.

Туран Апакай исәбенчә, АКШта 3-5 мең татар яши дип саный. “Безнең Сан-Францискода 350 тирәсе татар бар дип уйлыйм. Лос-Анджелес, Сан-Диегода татар гаиләләре шактый. АКШтагы иң күп татарлар Нью-Йоркта. Вашингтон, Майами, Флоридада да бар. Гомумән, кая барсаң да, Америкада татарлар бар. Без “Силикон үзәннән” ерак түгел, татарлар һаман да килеп тора. Һәр ай саен яңа татарлар турында ишетеп торабыз.Яңа килгән татарлар да татарлыкларын саклый алалар икәнен күрсәтергә тырышабыз. Әмма соңгы елларда Россиядән эш яки уку буенча килүчеләр арта, аларның күпме икәнен белмим. Кайберләре безне табып, бәйрәмнәрдә катнаша, әгъза булып керүчеләре дә бар.

Безнең АКШта үз бинасы булган ике генә җәмгыять бар - Сан-Франциско һәм Нью-Йоркта”, - дип сөйләде Туран Апакай.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев