Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самараның төрки халыклары Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәк

8 апрельдә Самараның Халыклар дуслыгы йорты, “Самара өлкәсе халыклары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы, өлкә Губернаторы хакимияте белән берлектә Нәүрүзне билгеләп үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Самара Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Евгения Хоровинникова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бәйрәм “Саумы, Нәүрүз” дип аталган театральләштерелгән күренештән башланачак. Моннан тыш, бәйрәмгә килүчеләрне декоратив һәм кулланма сәнгать иҗаты күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган спорт мәйданчыкларында төрле милли уеннар, бәйгеләр көтә. Чарада Нәүрүз пылауыннан тыш, башка милли ризыклардан да авыз итәргә мөмкин булачак. “Әлеге бәйрәм татарларны гына түгел, ә үзбәк, таҗик, казах, төркмәнстан, әзербәйҗан, кыргыз һәм башка төрки халыкларны берләштерә. Нәүрүзне барысы да көтеп ала. Элек ул безнең һәр оешма тарафыннан аерм-аерым үткәрелә иде. Менә 5 ел инде ул өлкә статусын алды һәм милләтара дәрәҗәдә оештырыла. Быел Нәүрүзне ачык һавада уздырачакбыз. Төрки халыклардан тыш, башка милләт вәкилләре дә, бәйрәмгә бүләк буларак, концерт номерлары әзерләде”, – диде Евгения Хоровинникова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев