Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самарада "Россия Ел укытучысы-2016" һөнәри осталык конкурсының финал этабы уза

Анда Казаннан 90 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов Татарстан данын яклый, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы

Конкурста катнашучылар өч көн дәвамында Самараның ике мәктәбендә ачык дәресләр үткәрделәр. Казан укытучысы ярышларның беренче көне - 25 сентябрьдә чыгыш ясады. Хәзергә конкурс сынаулары дәвам итә.

Бүген икенче этапка узачак 15 лауреат билгеләнәчәк, ул шулай ук Самарада узачак. Абсолют җиңүче Укытучы көне алдыннан Мәскәүдә билгеле булачак.

Министрлык агымдагы елда укытучылар конкурсының Самарада узуы, узган ел самаралы Сергей Кочережко җиңүгә бәйле дип искәртә. Конкурс тарихында беренче тапкыр быел Россиянең бөтен 85 төбәге укытучылары да катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев