Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самарада Г.Камал ис. Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды

10 апрельдә Самарада "Хуҗа Насретдин" спектакле (Н.Исәнбәт, С.Ваннус) белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрына тамашачылар залны тутырып килгәннәр иде, дип хәбәр итә Камал театры матбугат хезмәте. Сәламләү сүзләре белән М.Горький исемендәге Самара Академия театры директоры Вячеслав Гвоздков, Г.Камал театры директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, 10-13 апрельдә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театры сәхнәсендә Камал театрының традицион гастрольләре уза. Гастроль кысаларында театрның соңгы елларда куелган өч спектакле тәкъдим ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев