Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәге ачылачак

Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре хакимияте җирле Татар милли-мәдәни мохтариятенә бушлай файдалануга бина бүлеп биргән. Шәһәрдә С.Разин урамындагы 26 нчы йортта урнашачак әлеге Татар мәдәнияте үзәгендә якын киләчәктә татар теленә өйрәтү дәресләре үткәрергә, иҗади чаралар, әдәби очрашулар уздырып торырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта андагы бүлмәләрдә җирле татарларның финанс ярдәме белән ремонт эшләре төгәлләнеп килә, дип хәбәр ителә милли мохтариятнең рәсми сайтында. Татар мәдәнияте үзәге ачылу Сызрань шәһәрендә татар мәдәниятен үстерүгә этәргеч ясар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев